Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутат коллегаларына йомырка бүләк иткән: «Менә халык акчасы кая киткәне билгеле!»

news_top_970_100
Депутат коллегаларына йомырка бүләк иткән: «Менә халык акчасы кая киткәне билгеле!»

Вологда депутаты Александр Гордеев хезмәттәш хатын-кызларына йомырка бүләк иткән. Ул аккаунтында фото чыгарган – депутат 4 хатын-кыз белән басып тора, һәрберсенең кулында – тартмалар, өстәгесе йомырка икәне күренә.

«Менә халык акчасы кая киткәне билгеле!»; «Менә бу сиңа айфон гына түгел!»; «Чыннан да байларча бүләк!» – дип язалар социаль челтәрләрдә. Бу фото зур шау-шу тудырган – «Подъем» сайты журналисты Гордеевтан бу фото турында сораган.

«Нигә сез үзегез күрергә теләгәнне эзлисез? Сез төп бүләкнең бер килограмм чикләвек икәне күрмәдегезмени? Ә йомырка – кызык өчен, Яңа ел алдыннан кәефне күтәрергә», – дигән Гордеев.

Социаль челтәрләрдә кемнәрдер депутатны юмор хисе өчен мактаган, ә кайсыдыр: «Пенсионерларга, кызыгып, төкрекләрен йотарга гына кала», – дип язган.

Быел көз йомырка бәясе кисәк күтәрелде, аны хәтта президентның туры эфирында да бирделәр. Вице-премьер Виктория Абрамченко әйтүенчә, бәяләр Яңа елдан соң төшәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100