news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Депутат интернет булмаган авылларга яңалыкларны шунда барып, сөйләп җиткерергә кушкан

news_top

Алтай краеның парламенты утырышында интернет булмау мәсьәләсе күтерелгәч, депутат Сергей Малинкович түрәләргә шул авылларга барып, яңалыкларны кычкырып укып йөрергә тәкъдим иткән.

Депутат әйтүенчә, кайбер авылларда кешеләр актуаль мәгълүмат таба алмый. Шуңа да, аның фикеренчә, түрәләр эш вакытында авылга килергә һәм, урамнарда йөреп, кешеләргә яңалыкларны сөйләп йөрергә тиеш.

«Бу – демократия. Бу – авыл халкының дәүләт органнарыннан ерагаюыннан котылу. Бу форма күп гасырлар элек яшәгән, глашатайлар булган, алар яңалыкларны укып йөргән. Риза булмасагыз, башка әйбер тәкъдим итегез», – дигән ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 октябрь 2023
    Исемсез
    Дөрес әйткән
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар