Депутат Илдар Гыйльметдиновның әтисе вафат
Бүген Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның әтисе вафат булган. Бу хакта Татар федераль милли-мәдәни автономиясе матбугат үзәге хәбәр итте.
Әтиләре вафат булу сәбәпле, Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Гыйльметдинов Илдар Ирек улының hәм якыннарының тирән кайгыларын ихлас күңелдән уртаклашабыз. Олы йөрәкле әтиегезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын, — диелде хәбәрдә.