Депутат хатын ирен 400 мең сум акчага үтертмәкче булган
Аванс биргәндә хатын кулга алынган.
Самараның Чапаевск шәһәр советында депутат булган 44 яшьлек Наталия ирен үтерергә заказ бирүдә гаепләнә. Ире Валерий аннан биш яшькә олырак. Бу хакта «КП» яза.
Хатын ире белән бергә туплаган малны — фатирларын, автомобильләрен һәм акчаларын үзенә калдыру өчен ирен үтерергә була. Ирнең зур өе, «Митсубиси Outlander» автомобиле, снегоходы һәм бизнесы — 10 автобусы була.
Ул үтерүчене эзли. Бу мәгълүмат полициягә билгеле була, һәм киллер ролен уйнаган оперативник хатын белән очраша.
Депутат бер кафеда очрашып, иптәш хатыны белән бергә кеше үтерүче «Дмитрий» га аванис итеп 200 мең сум акча түли. Хатын иренең кайда яшәгәнен, эшләгәнен аңлата, нинди машинада йөргәнен сөйләп бирә, расписаниесен аңлата.
Акча түләгәч, хатын кула алына. Хатын гаебен танымый.
Наталия пассажирлар ташу бизнесы белән 2004 елда шөгыльләнә башлый, шактый уңышка ирешә. Депутат итеп сайлана. Ире белән бергә ике бала тәрбияли. Әмма танышлары аларның аралары салкын иде дип әйткән.