Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутат эшсезләрне мобилизацияләргә тәкъдим итә: «Сорыкорт булып биржада утыралар»

news_top_970_100

Оборона буенча Дәүләт Комитеты әгъзасы Андрей Гурулев эшсезләр арасында мобилизация уздырырга тәкъдим итте. Бу инициативаны депутат «Соловьев LIVE» телеканалында «Полный контакт» тапшыруында әйтте, дип яза RTVI сайты.

Гурулев фикеренчә, Украинадагы хәрби операциянең максатларын һәм бурычларын үтәүгә комачаулый торган бер проблема – әрәмтамаклык.

«Кешеләр беркайда да эшләми, сорыкорт булып хезмәт биржасында утыралар. «Әйдәгез, мобилизация уздырыйк», – диләр. Әйе, әйдәгез – әнә барысы да хезмәт биржасында тора, алга, совет власте өчен. Кем комачаулый?» – диде парламентарий.

Башка проблемалар арасыннан Гурулев эчкечелекне атады.

«Без гореф-гадәтләрне югалттык. Фронтта җиңәр өчен, безгә әле эчтә җиңәргә кирәк. Җиңү килә икән, һәркем үз өлешен кертергә тиеш», – диде депутат.

Моннан тыш, Гурулев оборона-сәнәгате комплексы оешмаларында 12 сәгатьлек эш көнен кире кайтару мөһимлеген дә әйтте. Ул Бөек Ватан сугышы елларында заводлардагы хезмәтнең ничек оештырылганын үрнәк итеп китерде.

«Сугыш чорында ничек булганын картлар сөйләгән иде миңа. Читада әби 4 ел буе эшләгән, аларның эш көне ялларсыз 12-15 сәгать булган. Беркем дә бернинди дә сорау бирмәгән, чөнки фронтта җиңү өчен кирәк булуын белгәннәр. Беркем дә зарланмаган, берсе дә, нәрсәнедер дөрес эшләмибез, дип уйламаган. Мөгаен, шушыңа кире кайтырга кирәктер», – диде депутат.

«Соловьев LIVE» телеканалында булган эфирдан соң озак та үтми, Гурулев «әйтелгән мәгълүматны сак кабул итәргә» кирәк дип язган. Депутат үзенең язылучыларыннан һәм «Телеграм»дагы коллегаларыннан» журналист Владимир Соловьев белән әңгәмәдә әйткән сүзләрен үзләре теләгәнчә аңлатмауны сорый.

«Без традицион кыйммәтләр, безнең хәрбиләрнең батырлыгы, хезмәт фронтының тылда никадәр катлаулы бурычлар башкаруы турында ачык сөйләштек. Оборона сәнәгате комплексы оешмалары, фронтка продукция бирү өчен, армия җиңсен өчен, 8 сәгать кенә түгел, ә аннан да күбрәк эшли. Без гомуми мобилизация яки мәҗбүри хезмәт бурычы турында сөйләмәдек, ә рухиятне, кыйммәтләрне кире торгызу турында сөйләштек», – диде парламентарий.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100