Хезмәт хакларын индексацияләү мәсьәләсе һәр хезмәткәргә диярлек кагыла: бюджет өлкәсе оешмалары өчен бу – турыдан-туры беркетелгән, коммерция компанияләре бу турыда коллектив килешүдә яки локаль норматив актларда билгеләргә тиеш. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Әгәр эш бирүче хезмәт хакын арттырмый икән, хезмәткәр оешма җитәкчелегенә тиешле гариза белән мөрәҗәгать итә ала, әгәр бу ярдәм итмәсә – Дәүләт хезмәт инспекциясенә, аннары судка барырга була. Дәүләт Думасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре комитеты рәисе, Россия Банкының милли финанс советы әгъзасы Сергей Гаврилов (КПРФ фракциясе) шулай дип белдерә.
«Закон буенча, эш бирүче бәяләрнең артуын исәпкә алырга һәм түләүләрне яңадан карау тәртибен эшләргә тиеш. Әмма күп кенә эш бирүчеләр бу пунктны игътибарсыз калдыра, барысын да бизнестагы авырлыкларга сылтый яки хезмәт хакын арттыруны бер тапкыр бирелә торган премияләр белән алыштыра. Суд күп тапкырлар «мондый алым – таләпләрне үтәү дип санала алмый» дип күрсәтте: премия кызыксындыру характерында һәм җитәкчелекнең ихтыярына бәйле, ә индексация хезмәт хакының сатып алу сәләтен саклап калуны тәэмин итәргә тиеш», – ди Гаврилов.
Әгәр хезмәткәр үз керемнәренең берничә ел яңадан каралмавын аңлый икән, беренче адым оешманың эчке документларына мөрәҗәгать итү булырга тиеш, ди депутат. «Анда хезмәт өчен түләү турында нигезләмә бармы, яңадан карау коэффициенты билгеләнгәнме, Росстат мәгълүматлары искә алынамы икәнен карарга кирәк. Әгәр дә мондый документлар юк икән, димәк, компания хезмәт законнарын боза. Хезмәткәр, Хезмәт кодексы маддәләренә таянып, язма гариза белән җитәкчегә мөрәҗәгать итәргә һәм аңлатма таләп итәргә хокуклы. Күп очракларда эш бирүче шунда ук бу мәсьәләне чишәргә тырыша, югыйсә инспекция тарафыннан тикшерү ихтималы зур», – ди парламентарий.
Әгәр җавап булмый яки тискәре икән, киләсе адым – Дәүләт Хезмәт инспекциясенә шикаять, дип аңлатты ул. «Хокук бозулар ачыкланганда штраф салынырга, шулай ук проблеманы бетерү турында күрсәтмә булырга мөмкин. Бу чаралар эшли: эш бирүчеләр эшне гадәттә судка җиткәнче чишәргә тырыша», – дип сөйли парламентарий.
Хезмәткәрнең алынмаган суммаларны суд аша түләтү мөмкинлеге бар, бу очракта дәлилләр булу мөһим. Болар: хезмәт килешүе, компаниянең эчке актлары, бәяләр артуны һәм окладларда үзгәрешләр булмауны раслау, дип аңлатты депутат.
«Судлар еш кына кулланучылар бәяләре индексы буенча Росстат рәсми мәгълүматларына таяна. Әгәр индексация үткәрелмәгәнлеге ачыкланса, суд эш бирүчене аерманы компенсацияләргә һәм тоткарлык өчен процентлар исәпләргә мәҗбүр итәчәк. Процесс вакыт алырга мөмкин булса да, нәтиҗәдә, акчаны кире кайтару белән бергә, компаниягә хезмәт хакларын яңадан карау бурычы куелачак», – ди Гаврилов.