Депутат Булатов сүгенә-сүгенә җырлап, TikTok челтәре өчен ролик яздырган
Сахалинда КПРФ партиясе дептутаты халыкның ачуын чыгарган.
Сахалинда Томарин җыенына КПРФтан депутат Сергей Булатовны партиядән чыгарулары ихтимал. Ул сүгенү сүзләрен әйтә-әйтә җырлап ролик яздырган һәм TikTok челтәрендә тараткан. Бу кадрларны РЕН ТВ күрсәтте.
Видеоязманы социаль челтәрдән алганнар, ләкин ул башка ресурсларда калган. Ролик герой машина белән идарә итә һәм Бьянка җырына кушылып, сүгенү сүзләре кушып җырлый.
Ролик Сахалин кешеләренең ачуын чыгарган. Төбәк белән идарә итү үзәге Булатовка карата тикшерү эше башлаган инде.
КПРФның өлкә буенча беренче секретаре Павел Ашихмин Сахалин мәгълүмат агентлыгына сөйләгәнчә, депутат үзе әле аңлатма бирмәгән.
«Бу очракта ул безнең уставта тыелган — партия репутациясенә зыян китерә торган гамәл кылды», — дигән Ахимшин.