Депутат билет бәясе турында: «Ошамый икән, акчаң юк икән – транспортта йөрмә, җәяү йөр»
«Бердәм Россия» партиясеннән Екатеринбург шәһәр Думасы депутаты Александр Колесников шәһәр икътисады турында фикер алышу барышында җәмәгать транспортында йөрү бәясен күтәрергә кирәк икәне турында фикер белдерде һәм тарифларны арттыруга каршы булганнарга җәяү йөрергә тәкъдим итте.
«Без капитализмда яшибез. Ни өчен транспорт бәясен күтәрмибез? Без нәрсәдән куркабыз? Ошамый икән, акчаң юк икән – транспортта йөрмә, җәяү йөр. Транспорт тармагы башкача исән калмаячак. Билетның бәясе булырга тиеш», – дип сөйләгән Колесников шәһәр думасының бюджет һәм икътисади сәясәт, икътисади үсеш һәм инвестицияләр, сәнәгать һәм эшкуарлык эшчәнлеге буенча комиссияләренең уртак утырышында.
Колесников моңа кадәр дә шау-шулы, шаккатыргыч чыгышлар ясый торган булган, аерым алганда, ул элегрәк, карантин турында сөйләгәндә, QR – кодларны «фуфло» дип атаган.
Депутат шулай ук җәмәгать транспорты йөртүчеләре җитмәү проблемасын аларның хезмәт хакларын арттыру белән хәл итәргә мөмкин, әмма юл йөрү тарифларын арттырмыйча моны эшләү мөмкин түгел, дигән.