news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Депутат балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру кагыйдәләре турында искәртте

news_top

Россиядә балигъ булмаган балаларны сынау срогына урнаштырырга, төнге эшкә җәлеп итәргә һәм эш сәгатеннән тыш эшләтергә, шулай ук зарарлы шартларда эшләтергә ярамый. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы Светлана Бессарабка сылтама белән «Татар-информ» яза.

Парламентарий сүзләренчә, эш бирүчеләр яшүсмерләр өчен законда билгеләнгән гарантияләрне үтәргә тиеш.

«Шуны истә тоту мөһим: балигъ булмаганнар өчен сынау срогы билгеләргә, аларны төнге эшкә җәлеп итәргә яки эш сәгатеннән тыш эшләтергә ярамый. Шулай ук зарарлы шартларда аларның хезмәтен файдалану да тыела», – дигән ул «Парламентская газета» басмасына.

Аның сүзләренчә, үсмерләр өчен эш атнасы дәвамлылыгы аерыла: 14 – 15 яшьлекләр өчен – бер атнага 20 сәгать (4 сәгатькә кадәр смена), 15-16 яшьлекләр өчен – 25 сәгатькә кадәр (5 сәгатькә кадәр смена), 16-18 яшьлекләр өчен – 35 сәгатькә кадәр (7 сәгатькә кадәр смена).

Депутат үсмерләргә эшне рәсми ресурслар, шул исәптән «Россия эше» һәм мәшгульлек үзәкләре аша эзләргә киңәш итә. Аның сүзләренчә, бу эш бирүчеләрнең намуслы булуына ышаныч бирә.

Эшкә урнашканда һичшиксез хезмәт килешүе төзергә һәм игътибар белән өйрәнергә кирәк. Аның бер нөсхәсе эшчедә, икенчесе эш бирүчедә кала. Бәхәсле хәлләр булган очракта, Дәүләт Хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була, әмма, кагыйдә буларак, хезмәт мөнәсәбәтләре дөрес төзелгән очракта, бу таләп тә ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар