news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Депутат баласы туган студентларга 100 мең сум түләргә тәкъдим итте

news_top

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов Россиядә беренче баласы туган студентлар өчен кимендә 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү кертергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Миронов әйтүенчә, депутатлар беренче баласы туган студент гаиләләре өчен федераль дәрәҗәдә 100 мең сумнан да ким булмаган бер тапкыр бирелә торган түләү кертергә тәкъдим итә. Ул искәрткәнчә, кайбер төбәкләрдә мондый чара инде күптән гамәлдә. Депутат фикеренчә, аны бөтен илдә гамәлгә кертергә кирәк.

Шулай ук Миронов балалары туган студентларга ярдәм итү чараларын алга таба да киңәйтергә кирәклеген ассызыклый. Аның сүзләренчә, гражданнарның әлеге категориясенә бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләмен федераль дәрәҗәдә арттырырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар