Депутат: «Август өчен коммуналь хезмәтләрне 15 сентябрьгә кадәр түләргә кирәк»
Россиядә яшәүчеләр август ае өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләүне 15 сентябрьне дә кертеп башкарырга мөмкин. Бу түләүне кичектерүдән һәм пеня исәпләнүдән сакланырга мөмкинлек бирә. Бу хакта «ТАСС»ка Дәүләт Думасының төзелеш һәм ТКХ комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов хәбәр иткән.
Депутат искә төшергәнчә, 2026 елның 1 мартыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең соңгы вакыты һәр айның 10ыннан 15енә күчерелде. Шуңа күрә августта күрсәтелгән хезмәтләр өчен 15 сентябрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.
Колунов сүзләренчә, бу үзгәреш гражданнар өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләүне уңайлырак итәргә тиеш. Карар кабул иткәндә күп кенә россиялеләрнең хезмәт хакын яки пенсиясен ай башында түгел, ә 12-15нче числоларда алуын исәпкә алганнар. Парламентарий аңлатуынча, өстәмә биш көн хезмәт хакы яки пенсия алганнан соң коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкинлек бирә. Бу түләүне соңга калдыру һәм пеня исәпләнү куркынычын киметә, диелә хәбәрдә.