Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутат агач бәдрәфкә ишек куйдыруы белән мактана: «Ишексез булгач, җил керә иде»

Депутат ханымның бәдрәфкә ишек куйдыру матавыклары 2 ай дәвам иткән, әмма тырышлыгы бушка узмаган – ишек куелган.

news_top_970_100
Депутат агач бәдрәфкә ишек куйдыруы белән мактана: «Ишексез булгач, җил керә иде»

Новосибирск шәһәр советы депутаты Светлана Каверзина шәһәр тукталышларының берсендәге агач бәдрәфне ремонтлатуы турында отчет урнаштырган. «Алайса, ишексез булгач, җил керә иде. Аңа кадәр (ишеген урнаштырганчы) юдылар һәм антисептик белән эшкәрттеләр. Санитар хәлен күзәтеп торачакбыз. Безнең машина йөртүчеләр яраклы шартларда эшләргә тиеш», – дип язган депутат.

Ни өчендер сайлаучылар гына рәхмәтсез булып чыккан – депутатны мактарга бер дә теләмиләр.

«Россия! 21 нче гасыр!»
«Бу нәрсә, шаяртумы?»

«Нинди хурлык!»

«Моңа кадәр нәрсә булганын каравы кызыклы булыр иде».

«Тырышлык өчен рәхмәт, билгеле, әмма бу пост бөтен дөньяга хәзерге Россияне күрсәтә».

Депутат ханым үзенә негатив язучыларга җавап та яза. «Бу – Новосибирск районы, анда шундый бәдрәфләр», – дип, бәдрәф кирәклеген тәкрарлый, башка «берни дә эшләмәгән» депутатларны тәнкыйтьли. Аның бу тәнкыйте белән килешүчеләр дә бар.

Депутат бәдрәфкә ишек куйдыру өчен ниләр эшләвен дә язган. «Депутат имзасы куеп рәсми хатлар яздым, депутат мөрәҗәгате ясадым, Новосибирск шәһәр транспорт департаменты җитәкчесе белән очраштым, видеога төшердем. Бу – темага беренче пост кына түгел, ә аерым бер эш нәтиҗәсе». 

Постлардан күренгәнчә, бу ханым, шушы бәдрәфкә ишек сорап, инде сентябрь аенда ук видеоотчет яздырган булган.

Сүз уңаеннан, Новосибирск – миллион кеше яшәгән шәһәрләр арасында иң салкыны санала.

Шуңа да комментарийлар арасында «стандарт буенча бу – будкада булырга тиеш» дип язганнар. Бу комментарийга депутат җавап бирмәгән. Ишек куйдыру депутат өчен шундый каза булгач, җылы бәдрәф куйдыруның нинди көч сораганын аңлатырга хәле калмагандыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100