Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутат аерылышкан өчен штраф түләтергә яки хәрби операциягә җибәрергә тәкъдим итә

news_top_970_100
Депутат аерылышкан өчен штраф түләтергә яки хәрби операциягә җибәрергә тәкъдим итә
"Татар-информ" архивы

Россиядә аерылышкан өчен 100 мең штраф салып яки махсус операциягә җибәреп җәза бирергә тәкъдим иттеләр. Бу тәкъдимне Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов гаиләне яклау, ата-ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты утырышында әйткән. Бу хакта «Лента.Ру» сайты яза.

Мөнәсәбәтләрне теркәгәндә ир белән хатынга бердәм түләү булдыру турындагы закон проекты хакында фикер алышканда, Милонов «проблема туйларның аз булуында түгел, ә аерылышуларның күп булуында» дип аңлаткан. Сәясәтче инициативаны яхшы дип бәяләгән, әмма аерылышкан очракта, аны штраф яки хәрби операция зонасында мәҗбүри эшләр белән тулыландырсалар, бу идеяне хуплаячагын әйткән.

«Аерылышкан өчен җәза бирергә кирәк. Ә гаилә кору кеше өчен болай да бәйрәм», – дигән ул.

Моңа җавап итеп ЛДПР депутаты Василина Кулиева Милоновка, тәкъдимнәрне кертеп, үзенең закон проектын әзерләргә тәкъдим иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100