Депутат 8 Мартта чәчәкләргә бәяне арттыручыларга җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итә
8 Март көнне чәчәк бәяләренең кисәк артуы – ел саен күзәтелә торган күренеш. Дума депутаты Әмир Хәмитов ирләрнең хәлен җиңеләйтергә – чәчәк бәяләрен дәүләт контроленә алырга тәкъдим итә. Бәяләрне бик нык арттыручыларга җинаять җаваплылыгы кертергә кирәк, ди ул.
Мәскәүнең Рига базарында чәчәк бәяләре 30-40 процентка арткан, әмма шуңа да карамастан, су буе чиратлар барлыкка килгән.
«Минемчә, бу – эшмәкәрләрнең комсызлыгы нәтиҗәсе. Берәр нәрсәне күпләп сатып алуларын күрүгә, алар аның хакын әллә никадәр арттыра. Бу вазгыятьтә дәүләтнең бәяләрне көйләве булыша ала. Әйтик, шундый кагыйдә: халык сатып ала торган товарларга сатучы бәясе 10 проценттан арта алмый. Ә кем үзенең комсызлыгын чикли алмый, шуңа карата бик катгый чаралар кулланырга, җинаять җаваплылыгына кадәр кертергә», – дигән ул «РИА Новости»га.
Депутат фикеренчә, эшмәкәрләр клиентларын хөрмәт итәргә тиеш. «Ә чынлыкта без сатып алучыларның теләкләрен бөтенләй күрмәүне күзәтәбез – зур табыш алу максатыннан алар ачыктан-ачык алдауга бара», – дигән ул.
Әмир Хәмитов 1975 елгы. Ул Думага «Новые люди» партиясе аша Башкортстан һәм Татарстан вәкиле буларак сайланды.
Социаль челтәрләрдә чәчәк сатып алуга кагылышлы күпсанлы кызыклы хәбәрләр чыкты.
Новосибирскида 101 чәчәктән торган букет бәясе 100 меңнән артып киткән.
Телеграм-каналлар чәчәк саткан акчасын санап утырган апа видеосын таратты. Кайсыгызның көнлек зарплатасы шуның кадәрле?
Мәскәүдә чәчәк сатып алырга теләүче ир-атлар чираты менә шуның кадәрле:
Ә монда – Мәскәү таксистлары хезмәттәшләрен котлый.
Монысы – Казанның Җиңү паркы һәм анда чәчәк сатучылар.
Һәм соңгысы – чәчәкләр нинди суга салганда озаграк җиңми тора? Нәтиҗә сезне гаҗәпләндерер дип уйлыйбыз.
Ә монысы – ирләрнең кесәләрен кайгырткан депутат Әмир Хәмитов.