Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов 30 яшьлек инфантиль ир-атлар саны артуга борчыла. Аның фикеренчә, бу яшьтә балалары булмаган, «PlayStation»да уйнаган ир-атны уңышка ирешә алмаган кеше дип санарга мөмкин. Парламентарий «Татар-информ»га шундый фикере белән уртаклашкан.
«Мине 30 яшьлек инфантиль ир-атлар саны борчый, алар әлегә кадәр дөрес яшәү ориентирлары булмаган, җавапсыз яшүсмерләр булып калуын дәвам итә. Мондый кешеләрнең төп максаты – «PlayStation»да уйнау, скейтбордта шуу һәм шуңа охшаш күңел ачулар. Бу – проблема. 30 яшендә балалары булмаган һәм «PlayStation»да уйнап, скейтбордта шуган ирләр – «лузерлар», – ди агентлык әңгәмәдәше.