Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депрессияле «Ак Барс»

Тактика, уен, уенчылар... Барысында да – депрессия. КХЛ Чемпионатының иң мөһим өлеше – плей-офф уеннарына кадәр 1 ай вакыт калып бара. «Ак Барс» аңа тирән кризиста килә. «Интертат» казанлыларның уенында сузылган авырлыклар турында уйлана.

news_top_970_100
Депрессияле «Ак Барс»

«Ак Барс» уенын, аның тирәсендә барган хәлләрне инде күптән бер сүз белән сурәтләп була. Депрессия... Тактика, уенчыларның уены, бозда һәм аннан читтә барган хәлләр моңа дәлил. Җанатарлар, экспертлар бер тавыш белән – казанлыларның уены шул дәрәҗәдә начар ки, аны карау мөмкин түгел, диләр. Мәсәлән «ЦСКА» командасының элеккеге һөҗүмчесе, бүген исә телевидениедә эксперт булып эшләүче Никита Филатов «Ак Барс»ның уены турында: «Ак Барс» 2024 елда 6 уен уйнап, бары тик 7 гол кертте... Күпләр моны кубок алып киләчәк хоккей дип атый! Миңа калса бу – хоккей түгел, бу – косык! («Да это блевотина, а не хоккей!» – ред. иск.). 900 миллионлык состав... Көчле, техник яктан талантлы уенчылар, ә бозда нәрсә... «Ак Барс» кебек уйнаучы командалар никадәр азрак булса, «хоккей» исемле уен шулкадәр күбрәк җанатар җәлеп итә алачак!» – дигән фикерен белдерде. «Интертат» исә казанлыларның уенына үз анализын ясарга булды. Киттек!

Депрессияле 5-7 урын

Игътибарлы җанатар өчен «Ак Барс» уенында сезон башыннан ук сизелгән, «йокы хәләтендәге» кризис көз дәвамында артык күзгә ташланмады. «Ак Барс» 2 уеннан да артык җиңелмәде, принципиаль көндәшләрен җиңә алды һәм 5нче урыннан да түбән төшмәде. Хәтта декабрь башында да казанлылар үзләрен КХЛ Чемпионатының турнир таблицасында иркен һәм тыныч хис итәләр иде.

Иртәме-соңмы үзе турында барыбер белдерәчәк кризис кышның беренче аенда уянды. Бүген, гыйнвар уртасына, бу проблема хәтта, артык бирелмичә, уен нәтиҗәләре артыннан гына күзәтеп баручы җанатар өчен дә тоелмый гына үтә алмый. Кышның 2 ай дәвамында барган тирән кризис казанлыларны 7нче урынга төшереп, плей-офф зонасыннан төшеп калу куркынычы астына куйды. Дөрес, соңгы уенда «Ак Барс», Тольяттидан килгән көндәшләрен җиңеп, 5нче урынга күтәрелде, ләкин 1 көннән соң («Трактор» командасы үз уенында җиңү яулаганга күрә. – ред.) тагын, инде ияләшкән 7нче урынга төште.

КХЛ чемпионатының турнир таблицасы

Соңгы уенга әйләнеп кайтсак, казанлылар ноябрь башыннан бирле беренче тапкыр – 1 уен эчендә 5 гол кертә алды, күп җанатарлар өчен исә күп уенчыларның уенында күптән көтелгән «бум» күренде, ләкин бу локаль уңышны массакүләм мәгълүмат чараларында артык позитив кабул итәләр. Беренчедән, Тольяттидан килгән көндәшләр үзләренең беренче ике бишлегеннән башка уйнады, икенчедән исә, бу уен аларның кунакта уйналган сериянең соңгы матчына туры килде. Аңлашыла, кыска вакытта бер шәһәрдән икенчесенә сәяхәт итү уенчыларның физикасында чагыла, нәкъ менә арыганлык бу аерым уенда беренче планга чыкты да. Шуңа күрә бу җиңүне локаль уңыш итеп кабул итү дөресрәк.

Соңгы ике айда «Ак Барс» нәтиҗәләре

Боздагы депрессия...

Уенчыларның уенына һәм статистик күрсәткечләренә күз салганчы, бер әйберне искәртеп узарга кирәк. Зиннәтулла Билалетдиновның һәрбер командасында бер төркем уенчыларга бозда бүтәннәренә караганда гел күбрәк иркенлек бирелде, тренер аларны үз тактик схемаларына кертеп җәфаламады. Мисал өчен, һәркемгә таныш Зарипов – Зиновьев – Морозовны алыйк. Аларны бозга гел «иң мөһиме – алда нәрсәдер күрсәтегез, арттагысын бүтәннәр уйлар» дигән бурыч белән чыгардылар. Шуңа күрә аларның статистик күрсәткечләре дә сезон саен яхшы иде. Аңлашыла, әгәр уенчыга бозның бер мәйданчыгында күбрәк иркенлек бирелә икән, шулкадәр аның иҗат итү мөмкинлеге һәм башы саф була, ул бүтән (сакта, урта зонада уйнау) тактик схемалар белән башын катырмый.

«Ак Барс»ның бу елгы составына күз салсак, шул ук тактика дәвам итә, дип әйтеп була. Билалетдинов үз карьерасы дәвамында гел кулланып килгән «берәүләргә иҗат итү ярый, бүтәннәргә – ярамый»ны куллана, ләкин.... Әйе, барысы гадәттәгечә: «йолдызлы» Радулов Шипачев Кагарлицкийларга легендар Зарипов Зиновьев Морозов урыны бирелгән, ләкин «иң мөһиме – алда нәтиҗә күрсәтегез» дигән тактика нигәдер бөтенләй эшләми... «Ак Барс»ның уенында гомумән ниндидер идея һәм эчтәлек юк. Барысы соры төстә…

Бәлки, хәзер игътибарлы җанатар, бу сүзләрне бүлеп: «Ничек инде? Радулов – Шипачев – Кагарлицкий һәрбер уенда алка кертә, авырлык белән булса да командага җиңү алып килә», – дип әйтер. Дөрес, ләкин бер искәрмә белән, РШК гыйнварда җыйган 16 очконың бары тик 2се генә 5х5 уйнаганда, бүтәннәре күплектә, ягъни казанлыларның көндәшләре 1 уенчыга азрак булып уйнаган вакытта җыелган. Калган вакытта исә бу өчлекнең уены авырлыклар кичерә. «Ак Барс» уңышсызлыкларын бары тик бу уенчыларда гына күрү дөрес булмас, чөнки казанлыларның бөтен уенчылары ниндидер авыр кризис кичерә. Бу кризис кайдан, нәрсәдән килә? Билалетдинов тактикасымы, уенчыларның физикасымы, әллә бу – глобальлерәк проблемамы?..

Боздан читтә барган депрессия...

Декабрь ахырында «Ак Барс» тагын бер кризиска очрады, ләкин монысы инде бозда түгел, ә боздан читтә, Континенталь хоккей лигасы кабинетларында башланды... Моңа сәбәп булып, җәй көне Казанга күчкән татар егете Дамир Җафяров һәм Никита Евсеевның бу сезонда бик аз уйнавы булды. Уенчыларның агенты Шуми Бабаев лигага «Ак Барс» һәм шәхсән Зинәтулла Билалетдинов өстеннән «уенчыларны дискриминацияләү» формулировкасы белән иск җибәрде.

Дамир Җафяров – кечкенәдән «Ак Барс»та уйнарга хыялланган егет. Хәтта җәен, «Ак Барс»ка күчәр өчен, ул үз зарплатасын кечерәйтү ягына барырга риза булды. «Ак Барс» исә җәй буе үз социаль челтәрләрендә «татар егетенең туган якка кайтуын» уңышлы пиарлый алды.


Матур башланган әкият озак дәвам итмәде. Беренче уеннардан ук Билалетдинов уенчыга үз командасында урын таба алмады, уенчы исә шуның аркасында сезон уртасына кадәр бары тик 16 уен уйнарга җитеште, ә декабрьдә исә бөтенләй «Ак Барс» составына эләкми башлады. Билалетдинов фикеренчә, ул уенчыга үзен күрсәтергә мөмкинлекләр бирде, ләкин уенчы аларны дөрес кулланмады. Җафяров тарихы «дискриминацияда гаепләү» искы турында сүз чыккач хәл ителде. Уенчы декабрь аеның соңгы көннәрендә «Ак Барс»ның принципиаль көндәше «Авангард» составына күчте һәм беренче уенында ук гол кертте. Ә күптән түгел биргән интервьюсында үзенең яңа тренерын мактап: «Ул бүтәннәр кебек мине бумый», – дигән комментарий бирде. Бу тарихта кем гаепле? Тренермы, уенчымы?

Искта, Җафяровтан кала, искә алынган казанлыларның тагын бер уенчысы – Никита Евсеев эше исә дәвам итә. Ул нәрсә белән бетәр, билгесез. Континенталь хоккей лигасында моңа кадәр мондый прецендент булганы юк иде.

***

Бик тиздән плей-офф, ә сузылган депрессияның әлегә очы-кырые күренми. Белгәнебезчә, «депрессия» диагнозы дәвалануга авыр бирелә, ләкин «Ак Барс» очрагында дәва табып була, ләкин, аны табар өчен, үзгәрергә кирәк. Йә Билалетдиновка, йә уенчыларга. Инде әйтелгәнчә, йә шәхсән Билалетдинов үз системасын күбрәк һөҗүм ягына авыштырып, уенчыларны күп экспертлар «косык» дип исемләгән системадан азат итә, йә инде уенчылар, ничек кенә авыр булса да, тренер системасына ышанып, алга атлый. Үткән сезонда бу «Ак Барс»ка кубок китермәсә дә, финалга барып җитәргә булышты, ләкин бу сезонда шул ук хәл кабатланыр, дигән өмет аз...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100