Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депрессия халәте кешедән кешегә күчә аламы?

news_top_970_100
Депрессия халәте кешедән кешегә күчә аламы?
Фото: © «Татар-информ»/ архив

Депрессив халәт бер партнердан икенчесенә күчә ала. Бу – психика дәрәҗәсендә дә, микрофлора аша да булырга мөмкин. Моны Һиндстан, Иран, Италия һәм Бөекбритания галимнәре тикшергән. Алар фикеренчә, депрессия кешедән кешегә, шул исәптән, үбешкәндә авыз куышлыгындагы микроблар аша күчәргә сәләтле, дигән нәтиҗәгә килгән. Ир яки хатын психик тайпылышлардан интексә, аның сәламәт партнерында да охшаш симптомнар барлыкка килә. Бу нәтиҗә галимнәрнең ярты ел күзәтүләреннән соң ясалган, дип яза «Аргументы и факты».

Социаль психолог Алексей Рощин билгеләп үткәнчә, мондый күренеш, беренче чиратта, психологик факторлар белән аңлатыла. Ул күрсәткәнчә, озак вакыт бергә яшәгәндә, кешеләрнең тормышка карашлары бер төрлегә әйләнә. Эксперт сүзләренчә, кәеф еш кына доминант партнер тарафыннан бирелә – күңеле күтәренке кеше партнерына да оптимизм өсти, ә күңелсезлеккә бирелүчән кеше үз халәтен әйләнә-тирәдәгеләргә тапшырырга сәләтле. Бу – аңсыз рәвештә эшләнә: кеше интуитив рәвештә вакытын кем белән үткәрә, шуңа үзенең халәтен дә «йоктыра».

Рощин әйтүенчә, психологлар эшләгәндә, пациентының тормыш иптәшенең холкы һәм эмоциональ хәле турында сорый, чөнки бу – пардагы кәеф динамикасына турыдан-туры йогынты ясый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100