«Бар өмет – авыл хатын-кызларында»
Республикадагы демографик вазгыять ни хәлдә, ни өчен туучылар саны кими, моңа нинди сәбәпләр йогынты ясый – язма шул хакта.
Бишенче ел рәттән Татарстанда туучылар саны кимүе һәм аның сәбәпләре турында «Республика Татарстан» газетасы яза. Иң мөһиме – 90нчы елларда балалар аз туу сәбәпле, бүген бала таба алу яшендәге (15тән алып 49 яшькә кадәр) хатын-кызларның кимүе күзәтелә. Моннан тыш, хәзерге хатын-кызлар беренче бала табуны кичектереп торалар. 90нчы еллар башында беренче тапкыр уртача 21 яшьтә әни булсалар, хәзер исә – 29 яшьтә генә.
Гражданлык хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестры мәгълүматлары буенча, агымдагы елның гыйнвар –май айларында республикада 14 364 бала туган (2022 елның гыйнвар – май айларында – 14 606, бу 1,7 процентка кимрәк), шул ук вакыт эчендә 18 025 (19982) кеше үлгән. Халыкның табигый рәвештә кимүе 3661 (5376) кешене тәшкил итә.
Гомумән алганда, ил буенча демографик вазгыятьне экспертлар «катлаулы» дип бәяли, һәм бу – хөкүмәт өчен өстенлекле проблемаларның берсе булып тора. Хакимият демографик хәлне яхшырту өчен билгеле бер чаралар күрә. Бу хакта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Бар өмет – авыл хатын-кызларында
Республикада туучылар саны артуны стимуллаштыру өчен, күп балалы, аз керемле, шулай ук инвалид балалары булган гаиләләргә, ялгыз ата-аналарга һәм халыкның башка категорияләренә дә ярдәм күрсәтелә. Барлыгы 61 социаль ярдәм чарасы каралган. Шул исәптән 6 федераль (354,1 мең кеше ала) һәм 55 төбәк (935,9 мең) ярдәм чарасы. Гомумән алганда, быел Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм итүгә 29,8 миллиард сум каралган, шуның 1,9 миллиарды – федераль бюджеттан, 17,1 миллиарды – республика бюджетыннан һәм 10,8 миллиарды – РФ Социаль фондыннан.
Безнең республикада авыл хатын-кызларына аеруча ярдәм итәләр. Алар өстәмә рәвештә бер тапкыр бирелә торган түләүләр ала. Әгәр дә авыл кызы беренче баласын 25 яшькә кадәр тапса, аңа 50 мең сум акча тиеш. 29 яшендә «күп балалы ана» статусына ия булса, аңа 2 тапкырга күбрәк түләргә тиешләр. 2018 елдан бирле өстәмә түләүләрне 11,6 мең хатын-кыз ала. 2023 елда авыл пособияләренә республика бюджетыннан 188,4 млн сум акча күчерелгән.
Татарстанда 10 ел эчендә күп балалы гаиләләр саны 24,4 проценттан 42,3 кә кадәр, ягъни 73 процентка арткан.
Моннан тыш, 2020 елдан башлап, яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләрдәге 3 яшькә кадәрге балаларга 10 мең сумга кирәкле булган дарулар алу мөмкинлеген бирә торган электрон сертификат бирелә. 2022 елда аның белән 23,8 мең тапкыр кулланганнар, 2023 ел башыннан – 9,9 мең тапкыр. Агымдагы елга Татарстан бюджетыннан, дарулар сертификатын финанслау өчен, барлыгы 176 млн сум акча бүлеп биреләчәк.
Яшәү минимумыннан (12 219 сум) түбән керемле гаиләләргә яңа туган сабыйлар өчен комплект бирү дәвам итә. 2022 елда аларның саны 3,1 мең булган, 2023 елда – 1377. Сабыйлар комплектының бәясе – 11 485 сум. Республика казнасына Татарстан масштабында бу 46,2 миллион сумга төшә.
Шулай ук күп балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен ата-ана түләүләре компенсацияләнә. 2022 елда компенсациядән 6,2 мең кеше файдаланган, агымдагы елда – 5,7 мең. Уртача айлык түләүләр күләме 1197 сумны тәшкил итә.