Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Деликатес»: Зөлфәт Зиннуров ат картасы чистартып, кабарып беткән кулын күрсәтте

Артист карта пешереп, аны ничек тәмләп ашыйсы икәнен сөйли.

news_top_970_100
«Деликатес»: Зөлфәт Зиннуров ат картасы чистартып, кабарып беткән кулын күрсәтте
"Татар-информ"

Зөлфәт Зиннуров инстаграмдагы сәхифәсенә плитә өстендә торган кәстрүл төшерелгән видео куйды. Кәстрүл эчендә ат картасы икән.

«Бүген кичкә деликатес — ат картасы! Радик, рәхмәт күчтәнәчләрең өчен. Языгыз әле рецептларыгызны, сез ничек әзерлисез картаны, ниләр пешерәсез? Алайса гел комментларда мин болай яратам, мин тегеләй яратамга гына кайтып кала. Тарихта калсын әле бу бит, киләчәктә кереп карап, төрле рецептлар белән пешерербез», — дип яза Зөлфәт.

Картаны ап-ак булырлык итеп яхшылап юганнан соң, пешерәсе икән. Зөлфәт карта юып агарып беткән бармакларын да күрсәтә. «Менә ничә сәгать юып, тоз белән ышкый-ышкый бармаклар кабарып бетте», — ди ул.

«Ярты сәгать кайнатасы, тоз өстисе. Аннары суын түгеп, чайкап, чиста суга саласы. Ике сәгать кайнаткач, алып телемләп турарга. Табада кыздырып та, болай да ашарга була. Деликатес», — дип сөйли Зөлфәт. Ул табада кыздырылган картаның фотосын да куйган.

Аш серкәсе салсаң, исе бик чыкмый, ди ул. Картаның исе турында күпләр яза.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бүген кичкә деликатес - ат картасы! @kadyrov_radik87 рәхмәт күчтәнәчләрең өчен. Языгыз әле рецептларыгызны, сез ничек әзерлисез картаны, ниләр пешерәсез? Алайса гел комментларда мин болай яратам, мин тегеләй яратамга гына кайтып кала. Тарихта калсын әле бу бит, киләчәктә кереп карап төрле рецептлар белән пешерербез. #карта #аткартасы #требухаконя #требуха

Публикация от Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)

«Исе бетә. Башта бер кат кайнатып ташлыймын, аннан икенче кат кайнарга куйганда башлы суган, лавр яфрагы, бөртекле борыч салып җибәрәсең. Бер нинди исе калмый», — дип киңәш итәләр.

«Уксус салган суда тотарга бер 10-15 мин, аннары чиста суда чайкарга. Бернинди ис калмый», — диләр.

Инстачылар да рецептлар яза. «Ат картасын беренче кат бераз кайнаткач, ул суны түгәм. Аннары икенче су салып кайнатам, тоз әлбәттә салына. Пешеп чыккач, шулпага суган турап салам ярым боҗралап. Карта пешкән арада бәрәңге пешерергә куясың. Тозлаган кыяр, кәбестә, помидор белән бергә биик тәмле була», — ди бер инстачы.

Зөлфәт Зиннуров ат картасын пешерү рецепты белән әле октябрь башында гына уртаклашкан иде.

Артист аш-су буенча еш кына киңәшләрен бирә. Ул мойва һәм бавыр кыздырырга да өйрәткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100