news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Декретка киткән әтиләр кайтты» - «Эссе» төркеме яңа җыр чыгарган

news_top
«Декретка киткән әтиләр кайтты» - «Эссе» төркеме яңа җыр чыгарган
Фото: "Эссе" төркеменең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Сиңа кирәк түгел», «Авылга» кебек хитлары белән танылган «Эссе» төркеме янәдән сәхнәгә кайтты. Күптән түгел генә Нияз Вәлиев белән Айрат Ильясов дуэты «Казаным» дигән җыр чыгарганнар иде. Инде егетләрнең барлык җәйге дискотекаларны гөрләтерлек «Үбим әле» дигән яңа җырлары дөнья күргән. Аның сүзләрен Гөлфия Шакирова, көен Ранис Мусин язган.

«Эссе» төркеме 2005 елда барлыкка килгән иде. «Эссе» егетләре беренче чыгышларыннан ук популярлашып китте. 2006 елда «Татар җыры» фестивалендә егетләр «Иң яхшы төркем» номинациясенең лауреаты булып, «Алтын барс» премиясенә лаек булды. Шулай ук «Эссе» төркеме «Кызган таба» бәйсез татар клуб музыкасы фестивалендә «Иң популяр төркем» номинациясендә җиңде.

2007 елның 21 мартында егетләрнең беренче альбомнары чыкты. Әлеге альбомга кергән җырларның күбесен Нияз Вәлиев үзе иҗат иткән.

Нияз белән Айратның янәдән иҗатка керешүен халык сөенеп кабул итте. «Сезнең кассеталар миндә һаман да бар әле», «Иҗатны калдырып, декретка киткән әтиләр кайтты», «Тагын-тагын яңа җырлар көтәбез», «Ә мин бу җырның клибын көтәм. Төп геройлар – Ниязның олы улы һәм Айратның кызы», «Тавышларыгыз колакка май булып ята», – дип комментарийлар калдыралар аларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар