Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Декрет ялындагыларны интернет челтәрендә алдакчылар сагалый: Интернеттан товар алганда ничек алданмаска?

Чаллы халкы товарларны интернеттан ешрак сатып ала башлаган. Ләкин, интернет челтәрендә кызыклы товарларга гына түгел, ә алдакчылар тозагына да эләгергә мөмкин. Соңгы вакытта алар, социаль челтәрләрдә киң таралган. Алдакчыларның нинди схема буенча эш йөрткәннәрен "Челны -ТВ" корреспондентлары сөйләде дип яза "Челнинские известия".

news_top_970_100
Декрет ялындагыларны интернет челтәрендә алдакчылар сагалый: Интернеттан товар алганда ничек алданмаска?

Чаллыда яшәүче Руслан, җиде ел элек хатыны белән бергә, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар өчен кием кибете һәм шуның белән параллель рәвештә Вконтакте челтәрендә төркем ача. Төркемдә шәхси эшмәкәр яңа товарларының фотографиясен урнаштыра, сатып алучылар белән аралаша. Бу хакта "Челнинские известия" яза.

Шушы көннәрдә генә, җиде елга беренче тапкыр ул алдакчылар тозагына эләгә. Аларның интернет кибетеннән файдаланып акча эшләмәкче булалар. Үзләрен Руслан кибете консультанты дип күрсәтеп табыш алырга ниятиләр. Әмма алдакчылар, кибет хуҗасын беркатлы дип уйлап, бер ялгыш адым эшли. Бер язма астында сатып алучы товар бәясен сорап язган һәм үзен консультант дип таныштырып билгесез кеше хәбәргә чыга. Руслан аферистка сиздермичә генә, аның ниятләре турында белешергә тели. 

"Сатып алучыларга без саткан товарга охшаш, ләкин арзан бәядән икенче товар тәкъдим ителә. Сатып алучылар алдан түләргә тиеш, банка картасына акча күчерергә кушалар. Без аферист белән языша башладык, ул чыннан да нәрсәдер тәкъдим тә дип уйладык, әмма бу алай булып чыкмады", - дип сөйләде кибет хуҗасы Руслан Кожешкурт. 

Ялган ачыкланганнан соң, консультант шундук юкка чыга, аның турында бернинди дә мәгълүмат, фотолар калмаган. Ярый әле, эшмәкәр сакчыллык күрсәткән, юкса сатып алучы үз акчаларыннан, ә кибет үз репутациясеннән колак каккан булыр иде. 

Социаль челтәрләрдәге караклыкның тагын бер төре: сатып алучылар товарга комментарий язганда, аларга бу язманы бетерергә дип хәбәр килә. Бу башка консультантлар борчымасын өчен эшләнә дип сорыйлар. Сатып алучы үзен чын консультант белән аралашам дип уйлый һәм үзенең язмасын бетереп, бу хәлгә кибетнең чын хуҗалары катнаша алмаслык итә. Чынлыкта исә, кулланучыга робот-программа җавап бирә, ә алдагы аралашуны карак дәвам итә.  Махсус программа кулланучыларның хәбәрләрен күзәтеп барырга һәм төркемнең консультанты буларак тиз арада җавап бирергә ярдәм итә. Кешегә аерым исәп-хисап счетына акча күчерергә тәкъдим ителә, аннан соң аңа, ул сатып алган товар килергә тиеш. Акчалар каракка килә һәм ул шуннан соң юкка чыга. Бөтен гаепләүләр, намуслы хезмәт куйган, хәтта бу хәлләр турында белмәгән компания адресына юллана. 

"Товар алырга теләгән кибетнең төркеменә хәбәр язарга, юридик затка теркәлгән документларны соратып алырга кирәк. Кагыйдә буларак, каракларның бернинди дә документлары булмаячак, аларны шулай ук салым хезмәте сайтында тикшереп карарга кирәк. Шулай ук бәяләмәләрне укырга киңәш итәр идем", - дип сөйләде Айти-белгеч Артем Горбунов.  

Күп очракта караклар хатын-кызларны, бигрәк тә бала белән дектретта утырган әниләрне сайлый, чөнки алар күп вакытларын социаль челтәрләрдә уздыралар. Тагын шунысы мөһим роль уйный -, әлеге программа сатып алучыга бик тиз җавап бирә һәм кеше уйлап бетермичә сатып алуга килешергә мөмкин. Ә чын консультант белән сөйләшүләр берничә көнгә кадәр сузылырга мөмкин.

Шуңа күрә, сатып алучыларга, шулай ук интернет-кибет хуҗаларына да сак булырга кирәк, ди билгечләр. Үз төркемеңне ешрак тикшереп торырга, ә иң яхшысы - чит кулланучылардан килгән хәбәрләрне күрсәтә торган махсус программалар урнаштытырга кирәк.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100