news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Декабрист гөле шау чәчәктә утырсын өчен ничек тәрбияләргә?

Ноябрьдән башлап бу гөл чәчәк ата башлый.

news_top
Декабрист гөле шау чәчәктә утырсын өчен ничек тәрбияләргә?
https://pixabay.com

Шлюмбергера, яки халыкта декабрист дип атала торган гөл урман зигокактуслары төркеме вәкиле, ул ноябрь азагында чәчәк ата башлый һәм гыйнварга кадәр чәчәктә утыра. Алар артык талымсыз да түгел, ләкин чәчәк атып утырсын өчен барыбер тәрбия кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Декабрист туры кояш нурлары астында тотмагыз, ул ярымкүләгә ярата.

Марттан башлап ачык һавада балконда торса яхшы була. Көз башында аңа 15 градуслы һава килешә. Шул чакта ул чәчәккә бөреләнә. Аннары ноябрьдән башлап җылырак урынга күчерегез һәм гөл шаулап чәчәк ата башлар.

Декабрист дымлы һава ярата, аны җылыткыч приборлар янына куймагыз. Даими рәвештә душта коендырып алыгыз.

Бу гөлгә фильтр аша узган су сибү хәерле. Кыш көне суны сирәк сибәләр. Кактуслар өчен булган ашламалар файдаланыгыз.

Яктылык дөрес булмаса, су сибү тәртибе бозылса, үтәли җилдә торса, якында җылыткыч приборлар булса, декабрист чәчәк атудан туктый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар