Социаль фонд түләүләрнең графигын чыгарды. Акчалар банк счетларына билгеле бер сәгатьтә түгел, ә көн дәвамында килә, дип яза «БНК» мәгълүмат агентлыгы.
2023 елның 1 декабрендә түбәндәге пособиеләр һәм түләүләр киләчәк:
- Бердәм пособие;
- Беренче бала өчен 3 яшькә кадәр түләнә торган акча;
- 8-16 яшьлек балалар өчен айлык түләү;
- 1,5 яшькә кадәрге балаларын караган эшләмәүче әти-әниләр өчен айлык түләү.
5 декабрьдә ноябрь өчен ана капиталыннан айлык түләү килә.
8 декабрьдә – 1,5 яшькә кадәрге балаларын караган эшләүче әти-әниләр өчен айлык түләү.
12 декабрьдә Сбербанк клиентларына (фамилияләре А-К хәрефенә башланучыларга) пенсия килә.
19 декабрьдә башка банкларның клиентларына пенсия күчерәчәкләр.
21 декабрьдә Сбербанк клиентларына (Фамилияләре Л-Я хәрефенә башланучыларга) пенсия күчә.
Пособиеләрне һәм пенсияләрне почта аша бирү элек расланган график буенча була. Мәгълүматны үзегезнең почта бүлегендә белешергә була.