Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Декабрьдә кемнәргә ике пенсия бирәләр?

news_top_970_100
Декабрьдә кемнәргә ике пенсия бирәләр?
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Декабрьдә пенсионерларның кайсыберләре 2 тапкыр пенсия алачак. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Гыйнварның беренче көннәрендә пенсия алачак кешеләргә декабрьдә 2 пенсия була. Гыйнвар өчен пенсия, 2025 елда индексацияне исәпкә алып, арттырылган күләмдә биреләчәк. Бу – озын Яңа ел каникуллары булу сәбәпле шулай килеп чыга. Чөнки ул көннәрдә почта бүлекчәләре эшләми.

Пенсия пенсионерларның барлык категорияләре өчен дә, шул исәптән эшләүчеләр өчен дә арта. Гыйнварда эшләүче гражданнар да, эшләмәүчеләре дә индексацияләнгән пенсия ала.

Ләкин шунысын итсә тотыгыз: киләсе пенсия февральдә була.

Фаразлар буенча, иминият пенсияләре, ел нәтиҗәләренә карап, инфляциянең көтелгән дәрәҗәсе буенча 7,3 процентка арта, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 ноябрь 2024
    Исемсез
    Аларнын январь ничэ пенсия алачаеларын да языгыз,зур хэреылэр белэн!Узегезнен дэ тизрэк шул бэхетле яшькэ житуегезне телим
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100