Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Декабрьдә гамәлгә керә торган законнар: яңа штраф, айга ике пенсия, төрмәдә бала үстерү

news_top_970_100
Декабрьдә гамәлгә керә торган законнар: яңа штраф, айга ике пенсия, төрмәдә бала үстерү
"Татар-информ" архивы

1 декабрьдән Россиядә яңа законнар үз көченә керә. Яңалыклар турында ГорОбзор.ру сайты яза.

Пенсияләрне ике тапкыр бирәчәкләр

Яңа ел бәйрәмнәрендәге озын яллар аркасында, пенсионерлар декабрь өчен дә, гыйнвар өчен дә пенсия алачак. Пенсияләр 1 һәм 25 декабрьдә килә. Ә гыйнвар пенсиясе 7,5 процентка индексацияләнә.

Алкогольсез эчемлекләргә бәя артырга мөмкин

1 декабрьдән алкогольсез эчемлекләрне (моңа соклар, морслар һәм нектарлар керми) маркировкалау мәҗбүри булачак. Шул сәбәпле товарларга бәя артырга мөмкин.

Машина йөртүчеләргә сезонга туры килми торган шина өчен штраф салачаклар

Сентябрьдә Россиядә яңа закон кабул ителде, ул автомобильләрдә сезонга туры килми торган шина өчен җәза бирүне күздә тота. 1 декабрьдән бу чара гамәлгә керә: җәйге шиналы машинада йөрүчеләргә штраф салыначак. Штраф күләме – 500 сум.

Салым түләүнең вакыты чыга

1 декабрь – салым түләүнең соңгы көне. Шушы көнгә хәтле Россия халкы җир, транспорт һәм милек салымы, шулай ук, тиешле хәбәр килгән очракта, НДФЛ суммасы түләргә тиеш.

Пособие алучыларга хәбәр килә башлый

Әгәр Россия Социаль фонды нинди дә булса сәбәпләр аркасында акчаларны күчерә алмый икән, 1 декабрьдән бу хакта Госуслуги порталына хәбәр киләчәк. Шулай ук пособие алучыларга түләүләрне туктату турында да хәбәр итәчәкләр. Бу – бала тугач түләнә торган һәм 27 яшькә кадәрге балаларга түләнә торган пособиеләргә кагыла.

Сайтларда бары тик Россия сервислары аша гына теркәлеп булачак

1 декабрьдән ресурсларда, сайтларда һәм мәгълүмати системаларда Гоуслугидагы хисап язмасын, бердәм биометрик системасын яки мәгълүмат саклау буенча билгеләнгән таләпләргә туры килә торган башка сервислар кулланып, кәрәзле телефон ярдәмендә теркәлергә кирәк була. Моңа «ВКонтакте», Mail.ru почтасы һәм башка сервислар керә.

Төрмәдә утыручы хатын-кызлар балаларына 4 яшь тулганчы үзләре карый ала

Россиядә кулга алынган хатын-кызлар, декабрьдән башлап, үз балаларын 4 яшькә кадәр төрмәдә тәрбияли ала. Хәзер тоткыннар балалары белән 3 яшькә кадәр генә бергә була ала, соңыннан баланы туганнарына тапшыралар яки балалар йортына билгелиләр.

Ил чиген чыгу кагыйдәләре үзгәрә

11 декабрьдән чит ил, хезмәт яки дипломатик паспортларның хуҗасы исемен, фамилиясен, туган урыны һәм датасы турында мәгълүматны үзгәртсә, шулай ук документның вакыты тәмамланса, ул гамәлдән чыгарылачак. Шулай ук, әгәр кеше Россия гражданлыгыннан чыкса, паспорт гамәлдә булмаячак. Әгәр гражданинны ниндидер сәбәпләр аркасында чит илгә җибәрмәсәләр, ул чит ил паспортын полициягә, суд приставларына яки эш урынына тапшырырга тиеш була. Әгәр бу 5 көн эчендә эшләнмәсә, паспорт гамәлдән чыгарыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100