Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Декабрьдә Россиядә нинди һава торышы көтелә?

Декабрьдә Россиядә нинди һава торышы көтелә?

news_top_970_100
Декабрьдә Россиядә нинди һава торышы көтелә?
Декабрьнең беренче ае сюрприздан башланачак. Мәскәүдә җылыта, Казанда суыта. 

Гидрометеорология үзәгенең хезмәткәре Людмила Паршина әйтүенчә, Мәскәүдә җылыта башлый - якшәмбе көнне кар көтелә, температура 2-7 градус кына булачак. Төнлә дә чагыштырмача җылы булыр дип көтелә. Бу хакта "Российская газета" яза.

Себердә киресенчә, һава торышының салкынаюы көтелә. Шимбә -15 градуска кадәр суыта.

Татарстан гидрометеорология үзәге "Татар-информ"га хәбәр итүенчә, Татарстанда киләсе атнада һава торышының җылытуы көтелә. Декабрьнең беренче һәм икенче көне салкын булса да (-14, төнлә -24 градуска кадәр). Татарстанның көньяк-көнбатышында гына кар явуы көтелә. 

Киләсе атна башыннан кар явуы көтелә, җылыта башлар дип фаразлана. Температура ноль градус булыр, ди синоптиклар. Төнлә -10, көнчыгыш районнарда -14 градус салкын булачак. 

Декабрьдә Россиянең Европа өлешендә һава торышы еллык нормада булачак, бары тик төньяк-көнбатыш өлешендә (Санкт-Петербург төбәге) бер градуска җылырак булуы көтелә. Бу хакта РИА Новости Гидрометеорология үзәге директоры вазифаларын башкаручы Дмитрий Киктевка сылтама белән. Төньяк Урал һәм Төньяк Себердә дә бер градуска җылырак булачак. Көньяк Уралда һәм Себернең көньяк өлешендә елдагыча һава торышы көтелә. 

 Карелия, Ленинград өлкәсендә, Воронеж, Курск якларында явым-төшем күбрәк булачак. Россиянең көньягында - Ставрополь, Краснодарда, Төньяк Кавказда явым-төшемнең азрак булуы көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100