Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Декабрьдә аномаль җылы һава торышы көтелә

Синоптиклар кышның беренче аена фаразлары белән уртаклашты.

news_top_970_100
Декабрьдә аномаль җылы һава торышы көтелә
pixabay.com

Декабрьдә аномаль җылы һава торышы көтелә дип хәбәр итә РИА Новости Гидрометеорология үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Роман Вильфандка сылтама белән.

«Россиянең 40 процент территориясендә температура нормадагыдан югары булачак. Бу Төньяк-Көнбатыш, Идел буе, Үзәк округның көнбатышы, Көнбатыш Себер, Урта Себернең көнбатышы», — дигән ул.

Вильфанд әйтүенчә, җылы һава торышы Санкт-Петербург, Тверь, Вологда, Псков, Мәскәү, Казан, Самара, Пермь, Екатеринбург, Чиләбе, Омск, Томск, Новосибирск, Барнаул шәһәрләрендә, Таймыр һәм Ямалда көтелә.

Россиянең көнчыгышында һәм көньягында температра күпьеллык нормалар тирәсендә булачак.

«Бу һәрвакыт җылы булачак дигән сүз түгел. Җепшек көннәр дә, салкыннар да булачак. Температура үзгәреп торачак», — ди метеоролог.

Вильфанд әйтүенчә, явым-төшем дә тигез яумаячак. Төньяк-Кавказда, Үзәк округта, урта һәм түбән Иделдә, көньяк Уралда аз булыр дип көтелә.

Барнаул, Кемерова, Томск, Красноярск, Братск, Иркутскта, Көнбатыш Себер, Ямал, Таймыр, Якутия һәм Камчаткада кар күп булачак. Калган җирләрдә, шул исәптән Мәскәүдә явым-төшемнәр күләме нормада булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100