Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дегустатор булам! (Алинә Бикмуллина)

Алинә Бикмуллинаның яшүсмерләр өчен «Йолдызлар шулай куша» җыентыгыннан хикәя тәкъдим итәбез.

news_top_970_100

Ел да бер балык башы дигәндәй, быел да мәктәптә «Үскәч мин кем булам?» дигән кичә оештырырга булганнар. Гадәттә бу чараны зурлап үткәрәләр: үзеңнең булачак һөнәрең турында презентация ясарга, шул рәвешле киенергә, өстенлекләре турында сөйләп мәктәп халкын ышандырырга тиешсең. Бу елда да чарада дистәдән артык укучы катнашырга теләк белдергән. Җырчы булам дигәне матур күлмәкләр киеп, текә прическа ясап килгән, укытучы булам дигәне дәфтәр-китаплар тоткан, рәссам булачагы попугай кебек төрле төстәге шарф ураган. Ниләр генә кыланмыйлар инде.

Чарада катнашучылар дәресләргә кереп тормаячакларын белүгә, Шәмси дә «мин дә катнашырга телим!» дип аваз салды. Катнаштырсалар — яхшы булачак: барыбер дәресләрнең яртысы әзерләнмәгән, икеле алганчы, теленә булса да салынып чыгар. Класс җитәкчесенең «син әзерләнмәдең бит?» диюенә каршы ул:

— Мин бик тә катнашырга телим, минем һөнәр өчен махсус киенү кирәкми, шул килеш тә бара, — дип әйтеп ташлады.

— Шәмси, син әзерлексез килеш бөтен бәйрәм чарасын боза аласың, кызлар-егетләр бер ай алдан әзерләнә башладылар бит, башка вакытта катнашырсың, — дигәч тә, җиңел генә күнмәде.

— Юк, Рушания Габдулловна, мин әзерләндем, чынлап! — дип сүзендә нык торды.

— Йә, кем булырга җыенасың соң инде син? — дип кызыксынды укытучы.

— Ы-ы-ы… дегустатор! — дип кичә генә телевизордан ишеткән яңа сүзне әйтеп ташлады Шәмси.

— Анысы ни дигән һөнәр инде тагы, юк-юк, шаярып монда кичәнең ямен алырсың тагы. Син уйлана тор, ләкин бу елгы чарага кермә, күреп торам, әзерлексез килгәнсең. Бәйрәмгә күрше мәктәбе укытучылары һәм район газетасыннан яшь корреспондент да чакырылган, бөтен эшне бозып куюың бар.

— Рушания Габдулловна, дегустатор дигәч дегустатор булам. Дегустатор эшне бозмый, киресенчә, барысы да уңышлы булсын өчен алдан иснәнә торган һөнәр ул. Ни кызыгы бар инде ул мин укытучы, мин җырчы, мин артист булам диюләрнең. Ә монда — яңа һөнәр! Аннары безнең кушамат та дегустаторларныкы кебек бит — пәрәмәч. Бабайның ис тоюы көчле булганга, авылның икенче башында яшәүче Галимә апасына иртәнге алтыда ук бара, яңа пешкән 11 пәрәмәчне бер утыруда ук бәрә, шуннан бу сүз тарала да, «пәрәмәч» дип кушамат тагалар безгә. Безнең геннарда бугай ул дегустаторлык сәләте: әти заварканы иснәп карый да кайсы көнне сәгать ничәдә ясалганын әйтеп бирә, бабай шулпадан бер кашык кына каба да, ничә кашык тоз салганын чамалый, энекәш шоколадларның кайчан чыкканын әпридиләт итә ала. Ә мин…мин боларның барысын да үзем генә дә эшли алам. Әнидә генә андый сәләт юк, хәер, хатын-кызларга кирәкми лә ул, алар болай да артык иснәнеп йөриләр.

— Ярый, Шәмси. Тик кичәне бозсаң, кара аны, мәктәпнең кара тактасына фотографияңне ел буена элеп куячакбыз! Ояты үзеңә булыр! — дип ризалашты килешүдән гайре чарасы калмаган укытучы.

Кичә башланды. Мәктәпнең алдынгы укучысы Айдар, чыгып, үзенең галим булачагы турында сөйләде. Аңа киенеп торасы да юк — болай да көн саен күзлектән, ел буена кәчтүм-чалбардан, галстуктан, кулларына сәгать тагып йөри.

Җирән чәчле сипкелле Ләйсән, чыгып, җырчы булырга хыялланам, диде. Үзенең кәкре аякларын бер тапкыр да күргәне юк микәнни, кем инде моны сәхнәгә чыгарсын, дип уйлады Шәмси.

Гөлназ исә китапханәче булам дип гәп сатты. Динара кибетче булачагын җиткерде.

Чират Шәмсигә дә җитте. Телевизордан ишеткән мәгълүматларны яшен тизлегендә хәтерендә яңартып алды.

— Дегустатор булам мин. Кем икәнен беләсезме аның? Ис һәм тәмнәрне аеручы гына түгел, ә истә калдыручы да. Җиңел һөнәр дип уйлый күрмәгез. Әлеге сәләткә дөньядагы кешеләрнең нибары унбиш проценты гына ия икән. Менә күз алдыгызга китерегез: үсәм дә, шикалат факбрикасына дегустатор булып урнашам, берсен ашыйм, икенчесен, өченчесен…әкәмәт булачак инде. Шикалаттан туйгач, сыра заводына (директорның алагаем зур күзләрен күрүгә), о-ой юк, сыраныкына түгел, сырныкына китәм. Аларны ашап туйгач — башкасына. Әти әйтмешли, капчык күтәрми торган эш сайларга кирәк, әле, шуның өстенә, тамак та туеп кайта торган булса, бөтенләй дә яхшы.

Матур гына итеп сөйләгәндә, Шәмсине теге редакциядән килгән кеше туктатты:

— Чыгышың бик тәэсирләндерде. Шулай да әлеге һөнәр тамак ягын кайгыртып булганга гына синең игътибарыңны алдымы? Әллә тагы үзенчәлекләре, башка файдалы яклары да бармы?

— Әлбәттә, ашау ягы белән генә түгел… Мин үземнең мондый сәләтләремне кечкенәдән тоеп киләм. Мәктәптә кичә пешерелгән ашны бирсәләр, шунда ук пешекчеләрне шелтәлим. Алар миңа күзләрен шарландырып «каян беләсең?» диләр. Класста кинәт һава бозылса, кемнән чыкканын да беләм. «Шанель» сибенеп йөрүче Рәшидә Исхаковнаның, өеннән чыгып, мәктәпкә килеренә ничә метр калганына кадәр чамалыйм. Классташ егетләрнең дәрес уртасында, бәдрәфкә дип чыгып, тәмәке көйрәтеп керүләрен дә сизәм мин. Борын шәп минем, коеп куйган дегустатор инде! Аннары дегустатор булыр өчен ЕГЭ ише әйберләр белән дә азапланасы юк, математиканы ник шунда берлегә бирмисең! Шәп бит… Күп инде аның үзенчәлекләре… — дип тезде генә Шәмси. Алгы рәттә утыручы мәктәп җитәкчелегенең йөзләре бер каралды, бер агарды. Чара өчен җаваплы булган Рушания Габдулловнага директор каш астыннан карады да чыгып ук китте. Чара тәмамлану белән укучылар таралышты. Укытучылар исә мәктәп кунакларын сыйларга дип табын әзерләнгән завуч бүлмәсенә чаптылар.

Ике көннән район газетасының беренче битендә үк «Әшнәк мәктәбеннән Татарстанның атказанган дегустаторы чыкмагае» дигән мәкалә басылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100