Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дефолт тагын булырмы?... 1998 елгы вакыйгаларның бүгенге вазгыять белән уртак яклары

Кызганыч, әмма девальвация бүген дә бар. Импорт арту һәм экспорт кимү сәбәпле, ел башыннан рубль долларга карата 43,5 процентка төште.

news_top_970_100
Дефолт тагын булырмы?... 1998 елгы вакыйгаларның бүгенге вазгыять белән уртак яклары
Рамиль Гали / «Татар-информ»

1998 елгы дефолт вакыйгасына 25 ел тулды. Түгәрәк дата рубльнең хәзерге көчсезләнү чоры һәм Үзәк Банкның төп ставкаларга карата кискен карарына туры килде. Чирек гасыр элек Россиядә гаять рәхимсез финанс кризисы — дәүләтнең кыйммәтле кәгазьләренә девальвация һәм дефолт булды. «Татар-информ» күзәтүчесе Альберт Бикбов бүгенге көн икътисадының хәвефле якларын барлый.

1998 елның 17 августында Россия Хөкүмәте һәм Үзәк банк техник дефолт турында игълан итте.

Фото: © yeltsin.ru

1998 елгы дефолт нидән килеп чыкты?

1998 елның 17 августы, дүшәмбе көнне Россия Хөкүмәте һәм Үзәк банк дәүләт кыйммәтле кәгазьләренең төп төрләре буенча техник дефолт турында игълан итте. Соңрак Үзәк банк рубль курсын яклаудан, туры мәгънәсендә, баш тартты. Әгәр 1998 елның 15 августына АКШ доллары өчен рәсми курс 6,3 сум тәшкил итсә, 1998 елның 1 сентябренә ул — 9,33 сум, ә 1 октябрьгә 15,9 сумга менде. Рубльнең давыллы девальвациясе нибары берничә ай эчендә 3 тапкыр диярлек төште.

Нишләп болай килеп чыкты соң? Бер-берсенә бәйле күп кенә сәбәпләр аркасында дефолт һәм девальвация килеп чыгу тулысынча закончалыклы күренеш булды.

Нефтьнең дөньякүләм түбән бәяләре. 1980 елларда артык күп җитештерү кризисы аркасында бәяләр түбән тәгәрәде: пик саналган 1980 елда баррель өчен 37 доллардан (2018 ел бәяләре буенча, якынча 105 доллар) 1986 елда 10 долларга (2018 ел бәяләре буенча, 30 доллар) кадәр. 1998 елның июнендә нефтьнең барреле 11 доллар тирәсе иде. Энергия ресурсы бәяләренә бәйле яшь Россия икътисады өчен мондый түбән нефть бәяләре котылгысыз булып чыкты.

1980 елларда артык күп җитештерү кризисы аркасында нефть бәясе түбән тәгәрәде.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Россия икътисадының аяныч хәле. СССР таркалганнан соң икътисади реформалар ситуацияне коткара алмады, киресенчә, хәлне тагын да кискенләштерде генә. Россия икътисади дезинтеграция чоры аша узды — дистәләгән мең җитештерү чылбыры өзелде, чөнки һәр эре предприятиенең бөтен Союз буенча дистәләгән һәм йөзләгән төрдәш-заводлары бар иде. Предприятиеләр меңәрләп ябыла, кешеләрне урамда калдыралар, яки хезмәт хакы түләмиләр, шуңа күрә салым керемнәре югала. Өстәвенә, гиперинфляция дә бик җитез — 90нчы еллар башында ул кайвакыт өчәр-дүртәр урынлы саннарга җитә.

Җавапсыз бюджет сәясәте. Икътисадның начар торышы аркасында бюджет керемнәре, танылган икътисадчы Евгений Ясин исәпләве буенча, 40 процентка кимегән. Шуңа да карамастан, Дәүләт Думасы елдан-ел балансы булмаган бюджетлар кабул итүне дәвам итә, ягъни чыгымнар керем белән тәэмин ителми. Моннан тыш, бюджет чыгымнары нигезсез төзелә, һәм, күбесенчә, депутатларның сәяси амбицияләре аркасында артканнан-арта. Шуның аркасында бюджет дефициты барлыкка килә, аны ничек тә булса ябарга кирәк була.

Предприятиеләр меңәрләп ябыла, кешеләрне урамда калдыралар, яки хезмәт хакы түләмиләр.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Дәүләтнең кыска вакытлы облигацияләре (ГКО) пирамидасы. Бюджет дефицитын дәүләт бурычы кәгазьләрен (ГКО) эмиссияләү юлы белән дәүләт бурычын арттыру аша ябарга карар кылу хата була. Югары процент ставкалары шартларында (инфляция аркасында) дәүләткә бу кәгазь ияләренә бик күп түләргә туры килә. Мәсәлән, 1998 ел уртасында ГКО табышы 2 тапкыр артып, 49,2 процент тәшкил итә. Мондый югары процентларны хөкүмәт яңа дәүләт кәгазьләрен сатудан гына түли ала, ягъни үз-үзен киңәйтүче классик финанс пирамидасы барлыкка килә, ә аның закончалыклы нәтиҗәсе — җимерелү.

1997-1998 елларда Көньяк-Көнчыгыш Азиядә финанс кризисы. Ул нәкъ менә дәүләтнең пирамидалы конструкциясен җимерүдә триггер булып тора. Бу вакыйгалар аркасында чит ил инвесторлары 1998 елның августында үсештәге илләрнең бурычларына, шул исәптән Россиягә дә инвестицияләр кертүне туктата. Чит ил кешеләренең Россия бурыч базарыннан күпләп чыгуы хөкүмәтнең дәүләт кәгазьләренә түләүләрне канәгатьләндерә алмавына китерә, бу «дефолт» дип атала да инде.

СССР таркалганнан соң икътисади реформалар ситуациядән чыгу юлы бирми, киресенчә, хәлне тагын да кискенләштерә.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Ни өчен хәзер дефолт вакыйгасы кабатланмаячак

Кызганыч, әмма девальвация де-факто бүген дә килеп чыкты. Импорт арту һәм экспорт кимү сәбәпле, ел башыннан рубль долларга карата 43,5 процентка төште.

Хәзер дефолт турында. Россиянең кирәкле финанс ресурслары бар, илгә дефолт янамый, үткәндәге сабаклар яхшы үзләштерелгән. Исегезгә төшерәм, дефолт – бурычларны үтәүдән баш тарту яки аларны кайтару мөмкин булмау. Ситуациянең бүген принципиаль рәвештә башка булу сәбәпләрен саныйк.

Дәүләт бурычы бик түбән дәрәҗәдә. 2023 ел башына Россия Федерациясе дәүләт бурычы бик уңайлы дәрәҗәдә — тулаем эчке продуктның 15,1 проценты. Үзегез чагыштырыгыз: 1998 елда Россиядә тулаем эчке продуктка дәүләт бурычы дәрәҗәсе 68 процент булган. Сүз уңаеннан, АКШ дәүләт бурычы дәрәҗәсе хәзер тулаем эчке продуктка карата 107 процент тәшкил итә.

Россия икътисадының тотрыклы торышы. Тарихта аңа каршы кертелгән иң көчле санкцияләр дулкынын Россия уңышлы җиңде. Моның төп фундаменталь сәбәбе — Россия икътисадының базар характеры һәм Россия бизнесының югары адаптивлыгы. Санкцияләргә кушылмаган илләр белән озын чик — Россиянең өстенлеге, ул санкцияләр дулкынының тәэсирен чикләде.

Россия Банкы, 2023 елның икенче квартал нәтиҗәләре буенча, Россия тулаем эчке продукты көтелгәннән тизрәк үсә, дип белдерде. Регулятор фаразында ул тулаем эчке продукт динамикасы фаразының 2023 елга 0,5-2 проценттан 1,5- 2,5 процентка кадәр үзгәрүе буларак чагыла. Россия банкы бәяләвенчә, Россия икътисады үсешен торгызу фазасы тулысынча тәмамланган. 2023 елда Россиядә бюджет дефициты 2,9 трлн, яки тулаем эчке продуктның 2 проценты дәрәҗәсендә көтелә, бу — дефолтка китерердәй саннар түгел. 1998 елда бюджет дефициты тулаем эчке продуктның якынча 5 процентын тәшкил иткән.

Әлбәттә, девальвация Россия икътисады өчен күңелсез нәтиҗәләргә китерәчәк, әмма алар котылгысыз дәрәҗәдә булмаячак. Аларны бик кырыс акча-кредит сәясәте (төп ставканы инде 12 процентка кадәр күтәрделәр), валюта интервенцияләренә карата берничә чишелеш юлы, шулай ук тышкы бурычларның түбән дәрәҗәсе һәм Россия бурыч базарында чит ил инвесторларының бөтенләй диярлек булмавы туктатырга тиеш. Әйе, инфляция күтәрелү — авыр. Әмма бездә аның белән нәтиҗәле көрәшергә өйрәнделәр инде — Россия икътисадының нинди кыргый инфляциядән башлануын гына искә төшерегез.

Россия банкы бәяләвенчә, Россия икътисады үсешен торгызу фазасы тулысынча тәмамланган.

Фото: © ludvig14, CC BY-SA 4.0, commons.wikimedia.org

Нинди шартларда хәзер дефолт булыр иде?

Әлбәттә, 1998 елгы кебек очракта. Бу — чит ил инвесторлары өчен бурыч һәм фонд базарының тулысынча ачыклыгы. Бюджетның зур дефициты һәм аны дәүләт кәгазьләре чыгару аша финанслау. Хөкүмәт һәм Үзәк Банкның инфляцияне җиңә алмавы (мәсәлән, төп ставканы күтәрмәү). Өстәп, көнбатыш сәясәтчеләренең хыялындагыча, икътисадның аяныч хәле («Россия икътисады кисәкләргә таркалырга тиеш иде»). Янә өстәп, казылма ресурсларга озак вакыт дөньяви бәяләрнең бик түбән булуы.

Күргәнегезчә, бездә бу хәлләр хәзер якынча да күзәтелми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100