news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

ДЦП белән авыручы Эльза тарихы: «Әни булу теләгем көчле иде»

Эльза Ярушкина – тумыштан инвалид. ДЦП диагнозына карамастан, ул актив тормыш алып бара. Аерылышуны кичергән хатын-кыз 2 бала үстерә.

news_top
ДЦП белән авыручы Эльза тарихы: «Әни булу теләгем көчле иде»
Фото: chelny-izvest.ru

Эльза Ярушкинаны интервьюга әтисе Илһам Мөхәммәтов алып килде, әнисе Люция аны алып китәргә вәгъдә итте. Алар – ачык йөзле, юмор хисле кешеләр. 40 ел бергә гомер итүче әти-әнисен Эльза «саклаучы фәрештәләрем» дип атый.

«Нәселдә авырулар юк иде, бертуган абыем – сау-сәламәт»

«Балачактан, үземне хәтерли башлаганнан бирле, мин инвалид коляскасында, туганда имгәнгәнмен. Шуңа да карамастан, тулы тормыш белән яшәргә тырышам. Чаллыда инвалид балалар өчен интернат-мәктәпне тәмамладым, Алабуга педагогика университетында педагог-психолог һөнәрен алдым. Читтән торып укыдым, сессия вакытында һәр көнне минем белән әнием дә йөрде. Тормышымдагы барлык казанышларым – әти-әниемнең миңа булган ышанычы. Алар ярдәмендә мин 35 яшьтә, формалашкан шәхес», – дип уртаклаша Эльза.

Бу хәле аңа тулы тормыш белән яшәргә беркайчан да комачауламаган. Ул гаиләсе – яраткан ире һәм балалары булуын теләгән – барысы да чынга ашкан.

«28 яшьтә миндә ана булу инстинкты уянды, мин балалар тели башладым. Хатын-кыз күрсәткечләрем нормада иде. Шул вакытта социаль челтәрләрдә бер егет белән таныштым – башта языштык, аннары бер компаниядә аралаштык, очраша башладык. Бернәрсәне дә яшермәдем. «Мин синнән 3 яшькә олырак, беркайчан да йөрмәячәкмен», – дидем. Минем сүзләрем аны туктатмады, киресенчә, алга этәрде. Бергә яши башладык», – дип сөйли Эльза.

Кайбер туганнары, якыннары яшь парга ямьсез сүзләр әйтә: «Сәламәт кызлар үзләренә ир таба алмый, ә ул әнә нинди – зифа буйлы, чибәр егетне эләктереп алган». Егетнең танышлары: «Син – сәламәт, ә инвалид белән бәйләндең», – дип кимсетергә, рәнҗетергә тырышкан.

Эльза – укымышлы, психолог белеме булган хатын-кыз. Һәркемнең фикере исәпкә алынырга тиеш, моның белән яшәргә өйрәнергә кирәк, дип саный.

«Ләкин мин «тимер леди» Маргарет Тэтчер түгел. Өйгә кайтып, мендәргә капланып елый алам. Шул ук вакытта һәр нәрсәгә борчылып, елап утырмыйм. Барыннан да бигрәк, мине кызганулары кимсетә. Кызганырга кирәкми, мин яхшы яшим. Гомумән алганда, мин эмоциональ кеше – фильм карагач та елый алам. Мин тиз үпкәләмим», – ди ул.

«Әни булу теләгем көчле иде»

Йөклелек турындагы хәбәр Эльза өчен көтелмәгән хәл була. Беренче йөклелеге турында – Казанда «Татарстан энҗесе» матурлык бәйгесендә катнашканда, икенчесе турында Чаллыда «Бриллиант кәләш»тә белә. Әти-әнисе шул уңайдан: «Тагын бер конкурс булса, кызыбыз безгә өченче онык бүләк итәчәк», – дип шаярта.

Ул чакта хәлсезлек, арыганлык сизә, бик нык йоклыйсы килә. Төрлесен уйлый, ләкин йөкле булуы турында уйлап та карамый. Ашказаны өчен дарулар эчә.

«Кечкенә кыз түгел бит инде, балаларның каян килүен аңлыйм. Күңел болгану узмады. Шул вакыт: «Бәлки, шулдыр?!» – дигән уй килде. Йөклелеккә тест ясадым – уңай. Хастаханәгә барырга курка башладым. Табибларга баруны сузып йөрдем – алар аборт ясарга кушарлар дип курыктым, ә минем әни булу теләгем көчле иде. Куркулар юкка булды – хатын-кызлар консультациясендә хупладылар. Хәтта бер килгәндә: «Син тикшерүләрнең берсендә безгә йөкле киләчәгеңне әйткән идең. Без сине көттек», – диделәр», – дип искә ала Эльза.

2 йөклелегендә дә аңа кесарев кисемен ясаганнар. Беренче улы зур була – 4 килограммнан артык, икенче баласы – 3 килограммнан артык.

«Медперсонал белән күңелсез вакыйга да булды. Йөкле вакытта, мин фарингит белән хастаханәгә эләктем, мине тикшерергә килгән табибларның берсе, әниемә борылып: «Ә аның эченә нәрсә булган?» – дип сорады. Санитаркалар минем кемнән балага узуым турында сорашты. Инвалид хатын-кызның моңа сәләтле булуына ышанмадылар. Беренче баламны табып бала тудыру йортыннан чыкканда, миңа тагын анда кире кайтмаска дип, теләп калдылар», – дип сөйли ул.

Эльза сәламәт ир балалар таба: олысына – 8, кечесенә – 5 яшь. Беренче айларында «йөри алырлармы, коляскада булмаслармы» дип борчыла.

Уллары йөри торган балалар бакчасында һәм мәктәптә аның инвалидлыгына тыныч карыйлар. Ләкин кайберәүләр төрттерергә тырыша. Ярушкиннар моңа үз позициясен булдырган.

«Башта балалар бакчасында улларым мине рәнҗетерләр дип курыктылар һәм якларга тырыштылар. Кайбер кешеләр синең авырткан урыныңны күреп, шуңа басым ясый. Шуңа күрә үз балаларымны мондый әйберләргә җавап бирмәскә өйрәтәм. Мин аларга мондый күренешләр белән очрашачакларын әйттем. Кемдер сораячак, кемдер кырын караячак, кызганычка, бу – замана җәмгыяте өчен норма. Инвалид кешенең үзенә дә игътибарга алмаска өйрәнергә кирәк. Минем үз-үземне тотышым балаларыма да күчә. Әгәр мин моны тыныч кабул итсәм, алар да шулай ук булачак», – ди әни кеше

Аның балалары да актив – каратэга, бассейнга, робототехникага йөриләр.

«Безнең темпераментлар төрле булып чыкты»

Аларның гаилә тормышы 7 ел дәвам итә. Аерылышу турындагы карарны Эльза кабул итә. Элеккеге ире турында начар сөйләргә теләми ул, гаилә тормышында кискен мизгелләр күп булган. Аның сүзләренә караганда, ире аңа 2 зур шатлык, тормышының ике мәгънәсен – улларын бүләк иткән.

«Ул эшкә бара, кайта, телевизор карый һәм йокларга ята. Бу – аның өчен тормышның идеаль картинасы. Ә минем театрга, кинога барасым килә... Тормышымны тагын бер тапкыр ир-ат белән бәйләргә телимме, дигән сорауга килгәндә – моны мин хәл итмим, барысы да миңа язылганча булачак. Улларым миңа: «Әни, без бар бит, сиңа ир-ат нәрсәгә», – диләр», – дип уртаклаша Эльза.

Эльза үзен авыр йөк дип санамый, көнкүрештә ул үз-үзен тулысынча карый. Аңа өйдән чыкканда гына ярдәм кирәк – олы улы һәм әти-әниләре ярдәм итә. Ул тулы тормыш белән яшәргә омтыла: парашют белән сикергән, аттракционнарда йөргән, дельфин белән йөзгән. Ул Санкт-Петербургның Александров театрында күрсәтелгән спектакльдә уйнарга мөмкинлек биргәннәре өчен «Солнце внутри» хәйрия фондына һәм аның җитәкчесе Юлия Әхмәтҗановага рәхмәтен җиткерә. Балалары белән Татарстан буйлап сәяхәт итәргә ярата, бигрәк тә Казанны үз итә.

Университетта алган белгечлеге буенча эш табарга хыяллана, әмма эш бирүче аның сәләтенә түгел, ә инвалидлыгына карый. Ул менеджер булып акча эшли. «Инклюзив мохит» хәйрия оешмасы аңа проект кураторы вазифасын – Чаллы һәм Тукай районының коррекция мәктәпләре балалары өчен «Брейн-ринг» уенын оештыруны ышанып тапшырган.

Әлегә тормышка ашмаган хыялы бар – балалары белән Казанга циркка бару. Эльза алда үзен зур тормыш юлы көтүгә ышана.

Чыганак: «Челнинские известия», Ольга Степанова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар