Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Давылга очраган көймәдә исән калган 11 яшьлек кыз 3 көн диңгездә шиналарга ябышып торган

news_top_970_100

Италия ярлары буенда судно һәлакәткә очраган, 40тан артык кеше һәлак булган. 11 яшьлек кыз бала 3 көн буена диңгездә шиналарга ябышып торып исән калган. Аны коткарганнар. Сьерра-Леонедан килгән кыз – фаҗигадә исән калган бердәнбер кеше. «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Кыз гади коткару жилетын кигән булган, ул берничә автомобиль шинасына ябышып торган.

Металл судно Тунисның Сфакс шәһәреннән чыгып китә. Ул дөньяда иң куркыныч миграция маршруты буенча бара, давылга очрый, берничә метр биеклектәге дулкыннар, 23 узелдан артык тизлектәге җил чыга.

Кыз сүзләренчә, башта аның белән су өстендә тагын 2 кеше була, ләкин аннары алар «диңгезгә китә».

Әлеге кызны тапкан судно вәкилләре сүзләренчә, «безнеңчә, ул – исән калган бердәнбер кеше, 44 кеше үлгән».

Коткару судносы баланы коткаруны бик зур уңыш дип атый, команда аның тавышын караңгыда ишеткән. «Бу – бик очраклы хәл булды, двигатель эшләп торса да, без бала тавышын ишеттек», – ди ул.

Аннары экипаж башка исән калган кешеләрне эзли, ләкин өмет булмый.

Кыз бала берничә көн сусыз, ризыксыз торса да, салкында туңса да, аның белән бар да яхшы булыр, дип фаразлыйлар. Аны Лампедузага китергәннәр, хәзер табиблар күзәтә. Кызның абыйсы шушы суднода була, ул хәбәрсез югалган дип санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100