Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Давылдан соң бер утрау югалган

Су баскан утрауда яшәүче яшел диңгез ташбакаларына юкка чыгу куркынычы яный.

news_top_970_100
Давылдан соң бер утрау югалган

Америка материгы тирәсендә «Валака» давылыннан соң тулы бер утрау юкка чыккан. Гавай архипелагындагы Көнчыгыш утравы юкка чыгуын АКШтагы иярченнәр теркәгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Утрауның озынлыгы 1 км, киңлеге 120 м булган. Ул атоллда зурлыгы буенча икенче утрау саналган.

Галимнәр фикеренчә, климат үзгәргәннән соң, 24 утраудан торган Гавай архипелагының башка утраулары да юкка чыгуы ихтимал.

Су баскан утрауда яшел диңгез ташбакалары популяциясенең яртысы яшәгән. Хәзер бу хайваннарга юкка чыгу куркынычы яный, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100