Давыл вакытында кешеләр йоклап яткан палаткалар, машиналар өстенә агачлар ауган
Красноярск өлкәсендә узган төндә күл буенда ял итүчеләр фаҗигагә очраган.
Красноярск өлкәсендә аномаль эсселек яшенле яңгырлар һәм көчле җил белән алмашкан. Биредә шәһәрләр һәм бистәләрне су баскан, кайсыбер районнарда электр уты беткән. Дзержинск районында фаҗига булган. Маслеево күле янында ял итүчеләр өстенә агачлар ауган. Бу турыда «Комсомольская правда» Красноярск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
5 июльдә төнлә белән дистәләрчә агач ауган. Алар күл буенда палаткада йоклап яткан кешеләр өстенә килеп төшкән. Наратлар машиналарны ваткан, ун палатка өстенә ауган. Бер кеше һәлак булган, биш кеше имгәнгән. Алар арасында ундүрт яшьлек үсмер дә бар.
Һәлак булган хатын — Илнаск шәһәреннән килгән Валентина. Аңа 34 яшь була, кызы ятим кала.
Егермеләп машина ватылган. Урында коткаручылар эшли.
Давыл вакытында биредә 200ләп кеше ял иткән, диелә хәбәрдә.
Фаҗигадән соң, тикшерү эшләре башланган.