Давыл вакытында Иделдә баткан көймәдә алты айлык бала үлгән, тагын ике кешене эзлиләр
Чувашиядә давыл вакытында «Ритм» көймәсе һәлакәткә очраган. Фаҗигадә 6 айлык бала батып үлгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чувашия буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, көймә 29 июльдә 20. 30 сәгатьтә көчле давыл вакытында Амоксары утравыннан Адыльял авылына таба барганда фаҗигагә очраган.
«Экстрен хезмәтләр вәкилләре шушы тирәдәге балыкчылар белән бергәләп 8 кешене эзләп тапты. Кызганычка, аларның берсе – 6 айлык бала һәлак булды, балигъ булмаган тагын 4 баланы Чабаксар Балалар республика клиник хастаханәсенә илттеләр», – дигән коткаручылар.
«Ритм» моторлы көймәсе Иделдәге Амоксары утравы янында баткан. Бу урын Чабаксар округының Адыльял авылы тирәсендә. Фаҗига Чувашиядә давыл аркасында килеп чыккан.
Моннан тыш, көймәне куллану кагыйдәләрен дә үтәмәгәннәр. 5 кешегә исәпләнгән катерда 10 кеше, аларның 6сы балалар булган. Пассажирларның күбесендә коткару жилетлары да юк.
«Көймәнең моторы сүнгән, җил аркасында барлыкка килгән зур дулкын аны әйләндереп каплаган. Кешеләр суга төшеп киткән, аларның яртысында гына коткару жилетлары булган», – дип яза РЕН ТВ төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән.
Урынга коткаручылар, транспорт полициясе барган. Югалган кешеләрне төн буе эзләгәннәр. 34 яшьлек йөртүчене һәм 8 яшьлек баланы әле дә тапмаганнар.
Җинаять эше ачылган.
Соңрак билгеле булганча, коткарылган 4 бала Чабаксарда хастаханәдә, аларның хәле уртача авырлыкта, дип бәяләнә. Бу турыда Чувашиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткән.
3 өлкән кешене табиблар амбулаториядә күзәтә, диелә хәбәрдә.