Давыл вакытында 13 яшьлек кыз чүп мичкәсе астында калып һәлак булган
Мәскәү мэры Сергей Собянин бала үлеме турында Твиттерда язган.
Түрә 13 яшьлек кызны хастаханәгә авыр хәлдә килүен, табиблар аны коткара алмавын Твиттерда хәбәр иткән.
Социаль челтәрләрдәге хәбәрләр буенча, чүп мичкәләрен җил тәгәрәтеп киткән. Алар кешеләр өстенә ауган. "Новости Зеленодольска" язганча, 13 яшьлек бала каты имгәнгән һәм соңрак һәлак булган.
Кичә көндез Мәскәүдә давыл котырды, урыны белән боз яуды. Төнлә табигать тагын да көчлерәк дулаган. Йөзләрчә агач ауган, трансформаторлар сүнгән.