news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Давыл мәктәп түбәсен куптарган, укучылар дистантка күчә

news_top
Давыл мәктәп түбәсен куптарган, укучылар дистантка күчә
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Гафури районындагы Үзбәк авылында давыл мәктәп бинасы түбәсен куптарган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Урынга килгән коткаручылар ачыклаганча, түбәдән купкан профнастил мәйданы 450 кв.м. тәшкил итә. Түбә тулысынча 1400 кв.м. зурлыкта.

Зыян күрүче кешеләр юк.

Балаларны дистанцион укытуга күчереп торырга җыеналар.

Бүген Белорет шәһәрендәге Яныбай Хамматов исемендәге гимназия бинасы түбәсе дә өлешчә купкан. Урынга экстрен хезмәтләр барган. Алар гимназия спортзалы өстендә 80 кв.м. мәйданда түбә кубуын ачыклаган, диелә хәбәрдә.

Фото: © Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар