Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәвалап булмый торган чир – бавыр циррозы: «Яңа бавыр сатып алсагыз гына...»

Спиртлы эчемлекләр белән мавыгу төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Шул авырулар исемлегендә бавыр циррозы. «Интертат» бу авыру турында табиб белән сөйләште.

news_top_970_100
Дәвалап булмый торган чир – бавыр циррозы: «Яңа бавыр сатып алсагыз гына...»
https://ru.freepik.com

Бавыр циррозы бик җитди һәм аны дәвалавы авыр. Әлеге диагноз турында тулырак шәһәр клиникасы терапевты, гастроэнтеролог Гөлназ Хәлиуллина белән сөйләштек.

Фото: © Гөлназ Хәлиуллинаның шәхси архивыннан алынды

Бавыр авыруы – цирроз (алкогольный цирроз печени) нәрсә ул?

Цирроз – ул органның функциясен бозуга китерә торган, тоташтыргыч тукыманың таркалу процессы, бавыр авыруының соңгы стадиясендә була.

Цирроз — соңгы стадиядә тиз үсеш ала торган үлемгә китерүче авыру. 60-90 процент очракта тиешле дәвалануны алучы 4нче стадиядә өч елдан да озак яшәми. Кемдер газап чигеп, кемдер үзе дә сизмәстән вафат була. Бавыр авыруы үзен озак вакыт сиздерми. Ул тиз арада ялкынсына һәм кешенең үлеменә китерә. 

Бавыр – ул кеше организмының «лабораториясе». Анарда тыштан килгән кушылмаларны бүлү һәм нейтральләштерү буенча катлаулы реакцияләр бара. Даими рәвештә кереп торган токсик матдәләр аның структурасын әкренләп җимерүгә китерә. Сәламәт тукымалар әкренләп чыгарыла һәм бавыр нормаль эшләүдән туктый.

Спиртлы эчемлекләр бавырга нинди йогынты ясый?

Алкоголь бавырга гына түгел, ә гомумән организмның бөтен органнарына, нерв системасына зыян сала. Алкоголь – бавыр өчен агулы матдә. Эчкәч, иң элек бавыр тукымасы ялкынсына. Бу процесс гипатит дип атала. Бавырның зурлыгы арта, аның күзәнәкләренең бер өлеше үлә. Гепатитның төп симптомнары – эч авырту, тән тиресе белән күз алмалары сары төс ала, кеше хәлсезләнә, тамагыннан ризык үтми башлый, температурасы күтәрелә.  

Нормаль сәламәт бавыр урынына бавыр күзәнәкләренең өзелүе нәтиҗәсендә май тукымасы барлыкка килә. Структур яктан ул тыгыз тукыма һәм гадәти эчке кан агымына комачаулый. Шуның аркасында веналарда басым арта, артык сыеклык җыела һәм кан китү (кровотечение) ачыла.

Барлык хроник бавыр авыруларында спиртлы эчемлекләр органга өстәмә йөкләнеш ясый. Шуңа күрә спиртлы эчемлекләрдән тулысынча баш тарту киңәш ителә.

 Авыруның симптомнары нинди?

Башлангыч этапта симптомнары юк диярлек. Ахыргы стадиядә генә организмның барлык системаларында проблемалар башлана. Дәваланмау һәрвакыт авыр нәтиҗәгә китерә. Барысы да бавырдан тора. Беренчедән, аксымнар синтезы бозыла, нерв системасы какшый, алкоголик деменция үсә, һәм бөерләр үз эшен начар башкара башлый. Аларны булдырмас өчен, гади профилактика кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Беренче стадиядә симптомнар:

  • уң як кабырга астында авырту;
  • аппетит булмау;
  • күңел болгану;
  • тән тиресе һәм күз агы сары төскә керә.

Икенче стадия:

  • уң яктан каты авыртулар;
  • күңел болгану һәм косу;
  • диарея;
  • хәл булмау.

Хроник формасы өстәмә авырлыклар белән үтә:

  • косу;
  • эч катуы һәм диарея;
  • тырнакның төсе үзгәрә;
  • кул учының кызара;
  • гинекомастия башлана (ир-атларда күкрәк бизенең үсүе).

Циррозның стадияләрен билгелик:

  • Стеатоз – кеше ябык булуга карамастан, бавырда май тукымасы үсүе.
  • Стеатехепатит (ялкынсыну) – алкогольле һәм алкогольсез майлы бавыр авыруларының бер этабы. Артык май туплану фонында гепатоцитларда ялкынсыну үсеше белән характерлана.
  • Фиброз – бавырдагы тоташтыргыч тукыманың үсүе.
  • Цирроз.
  • Яман шеш авыруы.

Сәламәт бавыр һәм циррозның соңгы стадиясе 

Фото: © https://gkb57.ru/info/517/

Циррозны дәвалап буламы?

Башлангыч стадиядә була, ә аннары юк. Чарасын күреп, процессны тоткарлап кына була. Яңа бавыр сатып алып, алмаштырсагыз гына инде (көлә).

Диагностика ничек үткәрелә?

Кан һәм сидек анализын тапшырырга, УЗИ , компьютерлы томография үтәргә кирәк. Алга таба шикләр булса, катлаулы тикшеренүләр үткәрелә: эластометрия дигән процедура һәм гастроскопия.

Бавырны сәламәт килеш саклар өчен нәрсә белән тукланырга?

Олы кеше тәүлегенә ким дигәндә 2000 калорий ашарга тиеш. Витаминнар җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Аларны кабул итү өчен табиб белән киңәшләшергә кирәк, чөнки витаминнарны кирәгеннән күбрәк эчү зарарлы.

Майлы ризык һәм җиңел үзләштерелә торган углеводларга караганда, 1-1,5 грамм аксымлы продуктлар ашагыз. Солы, карабодай ярмалары, эремчек, балык ашарга кирәк.

Диетада иң мөһиме – матдәләр алмашын тизәйтү һәм бавырны зарарлы факторлардан саклау. Кыздырылган, тозлы ризыклар – бавырның дошаннары.

Түбәндәге азык-төлекләр бавырга яхшы йогынты ясый : кәбестә, чөгендер, кишер, груша, сыер ите, суда пешкән балык, әз процентлы сөт, творог.

Ипи, бульон, консерва, сарымсак, гөмбә, борчак, маринадлы яшелчәләр, дуңгыз ите, маргарин, какао һәм кофе, шоколадтан баш тартырга кирәк.

Җитәрлек күләмдә су эчәргә дә онытмагыз. Токсик матдәләрне «юдырырга» кирәк.

Укучыларыбызга нинди киңәш бирә аласыз?

Хөрмәтле укучылар, исегездә калдырыгыз: сәламәтлеккә зыян салмаган алкоголь дозасы юк. Аз күләмдә эчү дә эзсез узмый. Әгәр алкоголизмны мөстәкыйль рәвештә җиңә алмыйсыз икән, наркологка мөрәҗәгать итегез!

Цирроз ир-атларда да, хатын-кызларда да була ала. Хатын-кызларның алкоголизмын дәвалау бик авыр. Алкоголизм төрле соматик авыруларга китерә: гастрит, аритмия, нефропатия, панкреатит. Йөрәк-кан тамырлары авырулары еш кына кинәт үлемгә китерә. Спирты эчемлекләр хатын-кызның үзенә генә түгел, ә булачак баланың сәламәтлегенә дә зыян сала. Яки бөтенләй бала тудыру сәләте кими. Эчкече хатын-кызлар еш кына зәгыйфь һәм психик тайпылышлы бала таба. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100