Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәвалану ысуллары (Дамир Мортазин)

news_top_970_100
Дәвалану ысуллары (Дамир Мортазин)
"Чаян" журналыннан

Безнең авылдагы фельдшер кызны күптән оптимизләштерделәр, аптеканың булганы юк, ә ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте язгы ташу вакытында һәм кышкы бураннарда бөтенләй туктый... Шуңа күрә югалган медицина хезмәтен бер Кузя бабай башкара. Ул – халык табибы, гасырлар буе тупланган тәҗрибәсен кулланып, һәр кешегә булышлык күрсәтә. Халык арасында аның булдыклылыгы инде бөтен тирә-якка таралган, рецептлары һәм дә дәвалау ысуллары бик гади, нәтиҗәле.

Мине дә ниндидер авыру эләктереп алды: әле бер җирдән кадый, әле икенче төштән чәнчи, күптән түгел менә аякларым йөрмәскә әйләнде. Бернинди шикләнмичә, Кузя бабайга юнәлттем аякларымны. Дәвалаучы әллә ни каршы тормыйча кабул итте.

– Утыр, хөрмәтлем! Салкыннан бер рюмка җиппәрү гөнаһ булмас. Мин аны үзем куам – дәвалау өчен. Күрешү уңаеннан! – дип, бабакай бер стаканны тозлаган кыяр кабып, каплап куйды. Мин – аның артыннан.

– Яхшы кеше икәнлегең әллә каян күренеп тора. Андыйларны дәвалау үзе бер рәхәт, – дип шатлыгын белдерде халык табибы. – Мин яхшы кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәм, ә начарлары әнә врачларга барсын! – ди.

Мин аның фикерен куәтләп алдым, һәм без икенче мәртәбә салынганны капладык.

– Ярар, сөйлә әйдә, нәрсә борчый сине, яшәргә комачаулый? – дип сорады, ниһаять, хуҗа кеше өченче рюмканы соскач.

Мин аңа билдәге кадауларны әйттем. «Бу – радикулит! Рецептын яз: бер стакан микстураны кара борыч белән болгатып, «залпом» эчәргә. Момент тереләсең!»

Дикъкать белән рецептын яздым, безнең бабайларның борынгыдан килгән акыллы киңәшләре бит.

– Минем әле эчем дә авырта, – дип зарландым мин.

– Монысы – ашказаны катары, – диде дәвалаучым. – Аны да төзәтербез! Аңа да бабайларыбыздан калган рецепт бар. Яз: стакан аласың, кызыл борыч – игътибарлы бул, кара борыч белән бутама! һәм бер сулыш белән эч. Онытма, «залпом», шулай итмәсәң, файдасы булмый!

Без тагын эчеп алдык бабай куганны һәм минем аякларга күчтек.

– Соң, синең бит, егет, подагра, – диде Кузя бабай һич шикләнмичә диагноз куеп, шундук дәвалау тактикасын билгеләде.

– Кул һәм аяк авыруларын медицина бик җиңел дәвалый. Яз рецептын: бер стакан минем эчемлеккә күңелең нинди борыч тели, шуны кушасың.

– «Залпом» эчәргәме?

– Юк, подагра булганда – әкрен генә, кечкенә йотымлап. Юа да ала авыруны!

Шунда минем башыма бер уй килде: әгәр дә инде Кузя бабай теләсә нинди чирне дәвалый ала икән, нишләп әле ул минем иң төп авыруымнан котылырга булышмаска тиеш?

– Ә сезнең сәрхушлектән котылу өчен берәр рецепт юкмы? – дип сорарга булдым мин.

– Алкоголизмнанмы, – дип, фикеремә төгәллек кертте халык дәвалаучысы. – Әлбәттә, бар. Яз: стакан, кара борыч, бер сулыш белән эчәсең...

– «Залпом»мы?

– Әйе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100