Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дәвалана башлаганчы, терелергә тырышырга кирәк…»: «Чаян» мәзәкләре

news_top_970_100
«Дәвалана башлаганчы, терелергә тырышырга кирәк…»: «Чаян» мәзәкләре
"Чаян" журналыннан

– Ни өчен поездның тәгәрмәчләре шакылдый, алар бит түгәрәк?
– Аңгырамы әллә син? Түгәрәкнең мәйданы нәрсәгә тигез?
– Пи эр квадрат.
– Соң менә шул квадрат шакылдый да инде.
● ● ●
– Нигә ир-атлар футболны өйдәге телевизордан карамыйлар, ә стадионга баралар? Без бит сериаллар карарга Төркиягә бармыйбыз!
● ● ●
Әле генә «улым» шалтыратты. Корбаннар ясап, авариягә эләккән. Эшне җайлау өчен тикшерүче 300 мең сум акча сорый, ди. «Husqvarna» белән нәрсә булган, нык яньчелгәнме, дигән сорауга, капотны алыштырырга кирәк булыр һәм дә кабинаның алгы пыяласын, диде. Бензопилада ДТП ясаган кеше турында беренче тапкыр ишетәм.
● ● ●
– Хезмәт хакын арттыру мәсьәләсенә сиңа нәрсә әйттеләр?
– Урысчалап: «Өч хәрефтән» аңларсың!» – диделәр.
● ● ●
Имтихан биргәндә профессор студенттан сорый:
– Минем лекцияләргә йөрдегезме? Йөзегезне нигәдер хәтерләмим.
– Мин һәрвакыт, башымны да күтәрмичә, сез сөйләгәнне гел язып бардым, профессор.
● ● ●
Минем балачагымда барысы да ачык иде: әгәр дә ыштан төпләрендә машина белән уйнасалар – монысы малайлар, ә инде итәклеләр курчаклы уйнаса – болар кызлар. Хәзер бернәрсә аңлап булмый – бөтенесе комбинезон кигән һәм смартфонда уйныйлар...
● ● ●
– Мәктәпне тәмамлагач кем буласың?
– Тарихчы булам.
– Кыю икәнсең. Беренче курста укыганыңны бишенчесендә икенче төрле итеп язачаклар бит…

● ● ●

Хәзерге медицина дәваламый, дөрес яшәмәү рәвешен озынайту белән генә шөгыльләнә.
● ● ●
– Кадерлем, минем ашта – таракан!
– Кайда?! Бу бит петрушка.
– Петрушка? Син, нәрсә, аңа шундый исем куштыңмыни?!
● ● ●
Бала тудыру йортына бер ир килә. Янына шәфкать туташы килеп баса:
– Малай, 3900! – ди.
Тегесе, кесәсеннән акча янчыгын чыгарып:
– Карале! Кыйбат түгел икән! – дип, шатлыгын белдерә.
● ● ●
Кофе эчәм, диңгезгә карыйм: ком, яхта һәм пальмалар. Ни генә дисәгез дә, тормышта матур обойлар таба белергә кирәк.
● ● ●
– Элеккеге хатыныгыз белән никахта озак яшәдегезме?
– Икенче айфоннан бишенчесенә кадәр.
● ● ●
Мавыктыргыч геометрия. Өч нокта яссылык ясый, ә өч хәреф – юнәлеш.
● ● ●
Бирегез кешегә пистолет – ул банкны талый. Бирегез кешегә банк, һәм ул дөньяны талаячак!
● ● ●
СССРда бик ярлы яшәгәннәр, гомер буе тимер-томыр, макулатура, гербарий, тимер акча, маркалар җыйганнар. Ә менә дәваланырга җыймаганнар...
● ● ●
Миңа хатыным интернет аркылы 43нче размерлы кроссовкага заказ ясады, ә 38ле биек үкчәле замша туфли китерделәр. Ярый әле хатынга ярады.
● ● ●
Түләүле медицина өчен дәваланып чыккан кеше – ул кармактан ычкынган балык шикелле.
● ● ●
Менә, әкренләп, барысына да акыл керә: акыллы йорт, акыллы телефон... Тик, нигәдер, кешеләр генә һаман миңгерәүләнә дә миңгерәүләнә.

Сүз иярә сүз

● Сәламәтлекне, билгеле булганча, сатып алып булмый. Ләкин бөтен булган акчаңны туздырырга була.

● Дәвалана башлаганчы, терелергә тырышырга кирәк…

● Нинди гаделсезлек. Авыруны йоктырып була, ә сәламәтлекне – юк.

● Гомернең беренче яртысын сәламәтлек сиңа эшли, ә икенчесен – син сәламәтлеккә эшлисең.

● Район клиникаларына дәваланырга йөрмиләр. Анда авырырга йөриләр.

● Сырхауханәгә сорарга гына дип кергән идем, хушлашырга дип чыктым.

● Иртә саен сәламәтлекне төзәткән булып, аны бөтенләй югалтырга мөмкин.

Юл шаяртулары

● Бездә оча торган автомобильләр барлыкка килү белән, шундук сикәлтәле һава да барлыкка киләчәк.

● Әгәр машина алу сезне шатландырмый икән, димәк, сез аны хатыныгызга алгансыз, ә кредитын үзегез түлисез.

● Ирләрне иң нык сагайта торан ике нәрсә: автомобиль моторында сәер тавыш һәм кинәт йомшак һәм назлы булып
киткән хатыны.

● Безнең чиновниклар үзебезнең ил машиналарына үзләрен тикшерүче янына алып барганда гына күчеп утыралар.

● Внедорожник – башка машиналар барып җитә алмый торган урында батучы автомобиль.

● Төзек автомобильләр булмый, автосервиска йөрми торган машина хуҗалары гына була.

Этикет (Мидхәт Садыйков)

Мәҗлес өстәле артына кереп утырдык. Урыным бу юлы да Җирле үзидарә рәисе Күпкәнский, хуҗалык җитәкчесенең урынбасарлары тирәсенәрәк туры килде. Каз ите җитештерү калхузы (заманча итеп «агроферма» диик инде) рәисенең хатыны туган бүген. Табынның муллыгыннан күзләр камаша, кайсы ризыкка карап сокланырга белмәссең. Мәсәлән, менә монысы – бар кешенең дә игътибарын үзенә тартып торган кабымлык – чак кына ялтырап, җиңелчә генә «тирләп» торган какланган каз. Җитмәсә, аның сәнгать әсәренә тиң итеп бизәлеп табынга бирелүен кара. Ул күкрәк итеннән лавр яфрагы рәвешендә юка гына итеп киселгән калҗалардан тора. Аңа карап кына торасы килә, аны бозарга берәүнең дә кулы бармас кебек тоела...

Мәҗлескә барган саен, минем әнә шулай табынның матурлыгына сокланып, ризыкларның кайсына кагылырга белмичә кыенсынып утыра торган бер сәер гадәтем бар. Чөнки этикет кагыйдәләрен белеп бетермим кебек. Балачак дустым белән булган бер вакыйга да искә төшеп куя, җитмәсә.

– Синең баш түбәңнең урта бер җирендә чәч үсми калган түгәрәк җир бар. Нилектән ул? – дип сораган идем мин
классташым Җәмилдән. Ул бер дә уңайсызланмыйча:

– Табында рөхсәтсез иткә үрелгән өчен әти агач кашык белән суккан иде, – ди.

Дөресен әйтик, хәзер алай итеп кашык белән дә сугучы юк, шулай да...

...Менә мәҗлесне алып баручының кыска гына сүзе, әмере яңгырады:

– Җәмәгать, мәҗлесне башлыйбыз. Белгәнегезчә, бүген – җитәкчебезнең тормыш иптәше Гөлсемсылуның туган
көне. Без аны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек, бәхетле матур тигез тормыш телибез!.. Әйдәгез, җитешегез...

Кунаклар, старттан кузгалган спортчылар сыман, ризыкларга ябырыла. Кем ничек булдыра ала! Күршем Күпкәнский дә, аз гына да кыенсынмыйча, теге «кояшлы» тәлинкәне кулына алып, әүвәл – хатынының, аннары үзенең тәлинкәсенә берничә калҗаны шудыртты, берсен авызына ук кабып җибәрде. Аннары какланган казны күршеләренә дә тәкъдим иткән хәрәкәт ясап, үзе тирәсенәрәк куйды. Берара кашык-чәнечне-пычак чеңгелдәгән, мышнаган тавышлар гына ишетелеп торды. Бераздан күршем:

– Син ни өчен мәҗлескә ашап киләсең? – ди.

– Юк, ашап килмәдем. Иртән чәй эчкән килеш кенә әле мин, – дим. – Этикет кагыйдәләрен белеп бетермим, шуңа башта бераз күзәтәм.

Ярар инде алайса, дип, мин дә чәнечкене ныграк кысып, күземне ачыбрак табынга төбәлдем. Анда какланган каздан, елык-елык килеп, җемелдәп утырган кызыл, кара уылдыклы кабымлыклардан «җилләр искән» иде инде. Аның каравы, берәм-берәм кайнар ризыклар чыга башлады. Берничә кисәктән генә торган эре мал эчәге (хәзер ул да бәйрәм табынына менгән икән), чөгә һәм тагын берничә төр балык салып пешерелгән балык шулпасы (уха). Аларны баш-аяк «бәлеше» алыштырды. Телдә генә ул «бәлеш» дип йөртелә бу якларда, чынлыкта исә – казның эче-башы, канат-тәпиләре белән бәрәңгедән торган ризык. Берәүләр канат кимерә башлады, кемдер баш итен чокый, лабра Хәлил, җелеген суырып-сызгыртып, муен ите ашый. Мин эчәге уралган тәпине эләктердем.

Хәзер мәҗлесләрдә аракы эчүче юк бит. Биредә дә. Бәлки, шуңа да тост итеп әйтелгән котлау сүзләре «калхузчарак» килеп чыга: «кушылам»нан ерак китә алмыйлар. Табынның теге башында бер Архангельский гына (аны кушаматы белән атап йөртәләр, һөнәре буенча – кондитер) теш аралаш әрмән коньягын «сөзеп», кунакларның майга бата-чума баш, аяк кимергәнен көлемсерәп күзәтеп утыра.

Аннары үзе сүз ала:

– Гөлсемсылу – бик уңган, бик булган хатын-кыз. Менә табынны гына карагыз инде. Галауа хатыннарыннан калышмаска тырышып, 8-9 төрле кайнар ризык әзерләткән. 5есе дә җиткән булыр иде, кәнишне. Аннары «каз өмәсе» дисез. 3 ел элек үткәрдек без аны. 300 каз суйдык. Аларны чистартырга тирә-яктагы 7 авыл хатыннарын чакырырга туры килде. 150 көянтәгә заказ бирдек. Казлары булгач, аларны чишмә буена алып төшәргә
кызлары да кирәк иде инде, әлбәттә, милли киемнәре дә. Гөлсемсылу бик тырышты. Кайлардан кемнәр генә килмәде... Мин казларны тозлаучы, каклаучы, саклаучы һәм хисапчы буларак беләм: теге 300 казның 70е складка кермәде. Кайсын – бүләк итеп, кайсын... Ярар, монысы ни… Хуҗабикәбезгә озын гомер, иң изге теләкләр...

Тәнәфескә чыктык. Борынга таныш төтен исе килеп бәрелде. Алга таба учак ягып пешерелгән шашлык, «торба» (ул торба эченә урнаштырылган махсус савытта төрле яшелчәләр белән бергә сарык итеннән әзерләнә) ише ризыклар була икән. Болары – чәй күчтәнәчләренә чаклы. Шуңа күрә һәркем хәрәкәтләнергә тырыша. «Чума үрдәк, чума каз» көенә биибез, сикерәбез... Чөнки...

Шулай да мин бер әйберне төшенеп бетә алмыйм: этикет кагыйдәләре үзгәрми торган бер принципка нигезләнәме, әллә мәҗлеснең төренә карап, кунаклар көенә яраклаштырып, аны үзгәртеп тә буламы?..

Габделрафик (Равил Мостафин)

Габделрафикның гомер буе «батырлык» дигән нәрсәне күрсәткәне дә, эшләгәне дә булмады. Яшь чагыннан ук Сабан туйларында мәйдан уртасына сөлге тотып көрәшергә чыгып, билен бөгүгә үк сыртына салалар иде. Көрәш – чын ирләр эше шул. Багана башындагы сөлгеләрне, әтәчләрне менеп алырга теләсә дә, 2-3 метрдан артык үрмәли алмады. Күзен бәйләтеп чүлмәк ватарга уйласа, уенда гына ватып, чынлыкта булдыра алмый кала иде.

Сабан туеның һәр уен төрләрендә дә җиңелүгә генә ирешкән Габдел, капчык сугышында үзен сынап карарга теләп, «кәҗә»гә менеп утырса да, үзен күзәтеп кенә торган хатыны Хәернисаның салам тутырылган капчыгын тотып килеп басуы була, Габдел куркуыннан җиргә мәтәлә.

Габделрафикка үзен генә түгел, хәтта хатын-кызны да җиңәргә язмаган, күрәсең. Капчык сугышында да җиңгән өчен Габделгә тиешле 1нче урынны Хәернисасы ала.

Бер язмаса язмый бит ул. Бәхетең җиңелүләрдән генә торгач, гаилә тормышында да бетеп-югалып кына торганыңа риза булып яши бирәсең инде. Димәк, бәхетең шуннан. Печән өсте җитсә, печән чабуны да стаканнан башлап, стаканнан тәмамлыйсың. Бәрәңге алыр вакыт җиткәч тә, ярты бакчаңның бәрәңгесен кар астында калдырасың. Үзеңнән уңмагач, стаканга ничек каршы килеп була инде ул!

Сабан туйларында да, тормышта да җиңелүләр генә көткән җанга, сәрхушлектә, бердәнбер дустай якын булган стакан белән нигә көрәшеп торырга? Габделне генә җиңми димени стакан, җиңә! Аның белән көрәшеп тә торасы юк. «Якын дуслар»га бер-берләре белән нигә җиңешеп торырга?! Җиңелергә өйрәнеп тә, стакан кадәр соңгы җан дустын җиңсә, Габдел ничек яшәр? Рәхәт, бик рәхәт бит әле Габделгә аның белән. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә, стакан буш тормаганда, аннан да якын дус юк.

Стакан булгач, аның хезмәте дә – буш тормауда. Дуслыкны бозасың килмәсә, буш тотма, тулы тот!

Габдел белән стакан гына исән булсыннар, бушлыкны тутыручы табыла ул. Тутыручылар белән дөнья тулы, эзләп тә торасы юк. Стакан тутыручыларны эзләп йөрми. Тутыручы үзе килә аның янына. Тулы стакан белән дус булган Габделрафикларга, шаулата-гөрләтә алганда, «яшәргә» генә кала.

Күп очракта стаканның да, дуслары кебек үк, гомере кыска була. Бермәлне ул да алар кебек үк эштән чыга. Авызы-борыны җимерелә, күзе тона, йөзе үзгәрә – матурлыгын югалта. Кителеп үк бетеп, кешечә яши алмый башлый. Соңрак, үлем хәленә җиткән сәрхуштәй, аның беркемгә дә кирәге калмый.

Габделрафикның да хәле начар хәзер. Яшьтән үк картайган, сакал-мыек баскан, бөкрәеп беткән. Беркая да чыга алмый. Өендә, кирәкмәс ватык стакан кебек, бер почмакта ята бирә. Гомере буе кешегә дә, үзенә дә, стаканга да көче җитә алмады шул…

Чыдар хәл юк, алдыйлар... (Гүзәл Сөнгатуллина)

Яңа телефон сатып алырга булдым. Кибеткә барып, сайлый-сайлый арып беттем. Ниндие генә юк! Ярый әле сатучы ярдәмгә килде.

– Менә, бу телефон – иң яхшысы, яңа гына чыккан. Хәтере дә күп. Функцияләре дә җитәрлек. Анти-спам да бар. Кирәкмәгән кешеләр сезгә шалтырата алмас.

– Ярар, – минәйтәм. – Бирегез шунысын.

– Бүген бездә акция. Телефон алган кешегә яңа сим-карта бүләк ителә. Бушлай.

Сөендем. Яңа номерымны иң якыннарыма гына бирермен. Башкалар аптыратып тормасыннар.

Кибеттән чыгып җитәргә өлгермәдем, яңа телефоным шалтырый.

– Исәнмесез, безнең сезгә бик уңай тәкъдимебез бар... – дип башлады сөйкемле генә хатын-кыз тавышы.

– Туктагыз, сез кем? Бу номерны кайдан алдыгыз? – дип сорадым мин аптырап.

– Медицина үзәгеннән. Номерыгыз компьютер аша сайланды. Котлыйбыз! Без сезгә тулысынча тикшеренергә тәкъдим итәбез. Бушлай...

– Юк инде, рәхмәт. Шөкер, авырмыйм, берни борчымый, – дидем дә, сүзләрен тыңлап бетермичә, телефонны сүндердем.

Кибеттән чыктым гына, тагын шалтыраталар.

– Исәнмесез, Фәлән Фәләновна, бу сез буласызмы?

– Ә сез кем?

– Мин – банк хезмәткәре. Сезгә уңайлы тәкъдимебез бар. Фәлән Фәләновна, бу сезме?

Дәшмим. Бу «әйе» дигән сүземне көтә бугай.

– Минем номерны кайдан табып алдыгыз. Ул бит яңа?

– Монысы – безнең коммерция сере. Безнең сезгә бик уңайлы тәкъдим бар. Бүген килсәгез, кредит аз процентка биреләчәк.

– Юк инде, рәхмәт. Кредитлар алып йөрергә яратмыйм. Кирәкле әйберне акча җыеп кына алам, – дидем дә сүзләрен әйтеп бетерергә ирек бирмәдем.

Автобус тукталышына килеп җиткәндә, телефон тагын шалтырый башлады. Таныш булмаган егет тавышы:

– Әни, мин кеше таптаттым. Авария. Ярдәм кирәк. 600 мең сум акча бирче.

– Кайсы машинабызны имгәттең, улым? Тегү машинасынмы, әллә кер юа торганынмы?

Сүземне тыңлап бетермичә, телефонымның теге башындагы егет сөйләвен бетерде.

Ә мин, автобуска утырмыйча, кире кибеткә керергә булдым.

– Зинһар өчен, сим-картагызны кире алыгыз. Миңа андый бүләкләр кирәкми. Анти-спам дигән идегез. Монысына да әллә нинди кешеләр минут саен шалтырата башлады. Үземнең иске номерым әйбәтрәк икән. Алай ук аптыратмыйлар иде, – дип, сим-карталарын кире бирдем.

– Бу карта инде атна буе йөри, барысы да кабат китерәләр. Ярар, тагын килүчеләр булыр әле, бирермен аларга, – дип сөйләнә-сөйләнә, сатучы «симка»ны тартмасына салды.

Караңгылык көчле иде… (Дамир Мортазин)

Матурлык салонының хуҗабикәсе Мәдинә, ишеген бикләп, тротуарга төшәргә өлгермәде, ниндидер ир караңгылыктан пәйда булып аңа томырылды һәм машинага этеп кертте.

Шундук куркуыннан ни эшләргә белмәгән хатынга пистолет терәп, Мәдинәнең кулыннан көне буена җыелган акчалы сумкасын тартып алды да:

– Алга ыргыл! – дип, рульдә утырган кызга боерык бирде. Бандитлар шәһәр читендәге урман кырыенда туктап, корбаннарына машинадан төшәргә куштылар...

Полициядә талау турындагы эш кузгатуны тикшерүче Сапфировка йөкләделәр.

– Җинаятьчеләрнең машиналары нинди иде? – диюдән башлады ул сорау алуын зыян күрүчедән.

– Чит ил машинасы иде бугай... Зур һәм кара төстәге... Караңгы иде, бәлки, ул бәләкәй булгандыр, актыр, безнең илдә ясалганыдыр...

– Ярар, – дип уфтанып куйды тикшерүче. – Сезгә мылтык белән янадылармы? Әйтегез әле, ул корал нинди иде?

– Ул шундый иде... очында тишеге бар, әйе, шуннан пуля чыга, ахрысы.

– Пистолетмы? Автоматмы? Ау мылтыгымы? – Инде Сапфировның түземлеге бетә башлады.

– Мылтык бугай, ә бәлки – автоматтыр... Белмим дә инде, караңгы иде бит...

– Кайсы юл белән алып киттеләр? Исегездәме?

– Юк. Караңгы иде, дим бит, шулхәтле куркудан нәрсә абайлап кала алыйм?!

– Үзегезне урлап китүчеләрне танып калдыгызмы?

– Куркам инде, бу мәсьәләдә дә сезгә ярдәм итә алмам, – дип, Мәдинә уфтанып куйды. – Беренчедән, дөм караңгы. Икенчедән, ир кеше шундыйрак... дип әйтим... бер дә күргән кешем түгел, бер сүз белән әйткәндә... Ә хатын-кызга мин, гомумән, күз төшермәдем. Шуны гына хәтерлим: чәчләре агартыбрак җибәрә торган аппарат белән эшкәртелгән, прическасы уртача озынлыкта кисеп кыскартылган, лак сиптерелеп ныгытылган. Тырнакларында маникюр – гель-лак… Тагын... Өстендә төрекләрнең күн курткасы – ачык төстә, молния белән, өске якка тегелгән кесәле, кара футболкасында Louis Bаton дип язылган язма, ертык-пыртык джинсы чалбар һәм Abibas кроссовка... Муенында – ал-тын муенса, кулоны йөрәк формасында. Әле тагын шунысы истә: аннан көчле духи исе бөркелеп тора иде – танылган брендка охшатып ясалган ялган ислемай... Әй, Аллам, башка мин берни дә хәтерләмим... Караңгы иде бит!.. – диде дә Мәдинә, елап ук җибәрде.

– Тынычланыгыз, – дип, тикшерүче аңа стакан белән су бирде. – Аның йөзе ниндирәк иде, тасвирлагыз әле… Ничә яшьләр булыр?

– Карт иде, ямьсез, бәләкәй буйлы һәм юан, – дип төп-төгәл әйтеп бирде зыян күрүче.

Җинаятьчеләрне тиз генә кулга төшерә алмадылар, чөнки руль артында утыручылары – сылу гәүдәле, бик тә үзенә ымсындырып торучы затлы япь-яшь кыз иде. Мәдинә моны күрмәскә дә мөмкин бит. Үзе әйтмешли, караңгылык көчле иде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100