Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Даун синдромлы хатын-кыз Испания парламенты депутаты булды

news_top_970_100
Даун синдромлы хатын-кыз Испания парламенты депутаты булды

Мар Гальсеран Испаниядә Даун синдромлы беренче парламентарий буларак тарихка керде. Валенсиянең төбәк ассамблеясенә сайланганнан соң, 45 яшьлек Гальсеран үзен инвалид буларак кына түгел, ә шәхес буларак та кабул итүләрен теләвен әйткән. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның бу батырлыгы дистә еллар дәвамында ирешелгән, дип яза «Guardian» басмасы. Гальсеран 18 яшендә үк Испаниянең Консерватив халык партиясенә кушыла, монда аны традицияләргә тугрылык җәлеп итә. Әкренләп, ул карьерада уңышларга ирешә. Узган елның маенда Мар Валенсиядә төбәк сайлауларына Халык партиясе тарафыннан кандидат буларак тәкъдим ителә. Шуннан соң, озак та үтми, Гальсеран төбәк парламентында урын ала. «Рәхим ит, Мар. Сәясәт өчен киртәләрне җиңү буенча искиткеч яңалыклар», – дип язган төбәкнең Халык партиясе лидеры Карлос Масон социаль челтәрләрдә.

Бу казаныш Гальсеранны сәясәткә керер өчен каршылыкларны җиңгән Даун синдромлы аз санлы кешеләр арасында иң алга чыгарды, дип яза басма. 2020 елда Элеонора Лалу Франциянең төньягындагы Аррас шәһәре советына сайланган беренче генетик авырулы кеше булды, ә ирландияле Финтан Брей 2022 елда республикада сәяси вазифага сайланды. Испаниядә Гальсеранга хәтле сәясәткә юлны Анхела Бачиллер ачты, ул 2013 елда Вальядолид шәһәрендә Испаниядә шәһәр советына сайланган Даун синдромлы беренче кеше була. Әмма, Испаниянең Даун синдромы федерациясе мәгълүматлары буенча, Гальсеран Европада төбәк яки милли парламент составына кергән беренче сәясәтче булырга мөмкин.

Ахыр чиктә, Гальсеран үзенең төбәк парламентында булуын җәмгыятьтә әле дә сакланып килгән төрле тискәре карашларны, бигрәк тә Даун синдромлы кешеләр турындагы фикерләрне бетерергә ярдәм итәр, дип өметләнә.

«Кешеләрнең минем инвалидлыгымны гына түгел, ә мине шәхес буларак тануларын телим», – дигән Гальсеран.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100