Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләттән бушлай җир кишәрлеге яки дача ничек алырга?

news_top_970_100
Дәүләттән бушлай җир кишәрлеге яки дача ничек алырга?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россиядә яшәүче гражданнар дәүләттән бушка дача яки җир кишәрлеге алырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасының Мөлкәт, җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Сергей Гаврилов сөйләде, дип яза РЕН ТВ сайты.

Түләүсез җир яки дачаны социаль һәм һөнәри төркемнәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән гамәлдәге законнар яисә төбәк программалары кысаларында алырга була.

Мәсәлән, күп балалы гаиләләр, гаиләдәге бөтен әгъза да Россия гражданы булган очракта, җир кишәрлеге алырга мөмкин. Бу мөмкинлекне бары тик бер тапкыр гына кулланып була. Җир кишәрлеге гомуми милеккә теркәлә. Кайбер төбәкләрдә дәүләттән җир кишәрлеге торакка мохтаҗ буларак хисапка баскан күп балалы гаиләләргә генә бирелә. Кайвакыт җир кишәрлеге урынына акчалата компенсация бирелә, тик моны инде төбәк хакимиятләре хәл итә.

Авыл җирендә эшләүчеләр дә шәхси ярдәмче хуҗалык яки шәхси торак төзү өчен дәүләттән бушлай җир алырга мөмкин. Бу – авылда эшләүче укытучыларга, табибларга, агрономнарга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм ихтыяҗ зур булган башка белгечләргә кагыла. Башта җир кишәрлеге 6 елга кадәр бушлай куллануга бирелә. Әгәр шушы вакыт эчендә белгеч авылда эшли икән, шушы срок узгач, ул кишәрлекне үз милкенә терки ала.

«Күп балалы гаиләләрдән аермалы буларак, авылдагы белгечләр җир кишәрлеген үзләре сайлый ала, хәтта аның чикләре билгеләнмәгән (межаланмаган) булса да – бу очракта чикләрне билгеләүне үз хисабыңа эшләргә туры киләчәк», – дип сөйләгән депутат.

Россия, СССР Геройлары, Дан һәм Хезмәт Даны орденнары кавалерлары җир кишәрлекләрен чиратсыз һәм бушка алырга мөмкин. Шулай ук инвалидлар, ятимнәр, Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашучылар да бушлай җир алырга хокуклы кешеләр исемлегенә керә.

Бу мөмкинлектән файдалану өчен, башта җирле администрациягә яки күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә, анда документлар исемлеген алырга һәм гариза бирергә кирәк. Кайвакыт ташламага ия кешеләр үзләре дә хуҗасыз участоклар таба. Әгәр анда беркем дә исәптә булмаса, аны милеккә теркәү өчен гариза бирергә була.

«Ерак Көнчыгыш гектары» һәм «Арктика гектары» программалары кысаларында Россия халкы торак, эшмәкәрлек һәм авыл хуҗалыгы өчен җирне 5 елга алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100