Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин студентларга: президент стипендиясе 30 мең, ана капиталы – 630 мең сум булачак

news_top_970_100
Путин студентларга: президент стипендиясе 30 мең, ана капиталы – 630 мең сум булачак
"Татар-информ" архивы

Россия Президенты Владимир Путин студентлар көнендә Калининград студентлары белән очрашты.

Очрашуда президент әйткән төп фикерләр:

– Бөтен ил буенча 25 яңа кампус төзеләчәк, аларның 8е инде төзелеп килә;

– Белем бирүнең яңа системасы һөнәргә яхшырак төшенергә һәм хезмәт базары өчен ярашлы белем алу мөмкинлеге бирә;

– Кампуслар белән башка вуз студентлары да, шәһәр кешеләре дә файдалана алачак, тик иминлек мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк;

– Тәрбия белемнән башка мөмкин түгел. Безнең мәдәни кыйммәтләрдән башка тәрбия мөмкин түгел;

– Яшьләрнең үз вакытында гаилә коруы дәүләт өчен кирәк;

– Халык санын арттыру өчен, гаиләдә кимендә 3 бала булырга тиеш, ә моның өчен гаиләне иртәрәк корырга кирәк;

– Беренче бала өчен ана капиталы индексацияләнәчәк һәм 630 мең сум чамасы булачак;

– Президент стипендиясе артачак һәм 30 000 булачак;

– Хөкүмәт стипендиясе 20 000 була;

  • Хәзер президент стипендиясе – 2200, ә приоритетлы юнәлешләрдә 7000 сум. Аны 3400 студент ала. Шулай итеп, бу стипендия 4,3-13,6 тапкыр арта.

  • Хөкүмәт стипендиясен 5700 кеше ала, ул 1440 сумнан 5000 сумга кадәр. Бу стипендия 4-14,3 тапкыр арта булып чыга.

  • Президент һәм хөкүмәт стипендияләрен фәнни хезмәтләре булган, олимпиадаларда катнашкан, фәнни ачыш ияләре булган, бары тик бик яхшы һәм яхшы билгеләргә генә укучы студентлар һәм аспирантлар алырга мөмкин.

  • Президент һәм хөкүмәт стипендияләре конкурс нигезендә бирелә, алар хакында тулырак степендиатроссии.рф сайтында мәгълүмат табарга мөмкин.

– Россиядә һинд студентлары диаспорасы арта;

– Безнең илдә мәгариф үсешенә һәрвакыт зур игътибар бирелде;

– Дәүләтебезнең уңышы һәм киләчәге мәгарифкә бәйле;

– Эш бирүчеләрнең югары белем кирәклегенә таләпләрен күрмим;

– Югары белем алырга теләүче ата-аналар һәм студентлар саны 50 проценттан 70 процентка артты;

– Югары белемгә кызыксыну арта, җитештерү өлкәсендә югары квалификацияле эшче һөнәр ияләре мөһим роль уйный;

– Эшче белгечлекләрдә хезмәт хакы шактый югары;

– Үз белемең дәрәҗәсен арттыру нормага әйләнергә тиеш.

«Коммерсантъ»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100