Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләт хезмәткәрләре пенсиясенә өстәлә торган тәүләү ничә сум?

news_top_970_100
Дәүләт хезмәткәрләре пенсиясенә өстәлә торган тәүләү ничә сум?
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Дәүләт гражданлык хезмәткәрләре стаж буенча иминият пенсиясенә чыкканда һәм тиешле еллар эшләгән өчен хезмәт стажына ирешкәндә ала торган дәүләт тәэминаты пенсиясенең уртача күләме агымдагы ел башында якынча 15 мең сум булган. Бу хакта Россия Социаль фондына сылтама белән РИА «Новости» яза.

Әлеге мәгълүматларга караганда, 2021 елның 1 гыйнварына дәүләт тәэминаты пенсиясе буенча түләүнең уртача күләме 14 971,03 дәрәҗәсендә.

Социаль фонд сайтында аңлатылганча, дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия – картлык (инвалидлык) буенча иминият пенсиясенә чыкканда федераль дәүләт гражданлык хезмәте туктатылганнан соң югалткан хезмәт хакын компенсацияләү өчен айлык түләү, ул шулай ук космонавтларга һәм очу-сынау составы хезмәткәрләренә тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә чыкканда түләнә торган компенсация.

Мондый түләүне хәрби хезмәт узганда, ирекле формированиеләрдә булганда, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән, инвалидлык алган яки туендыручысын югалткан очракта яки эшкә сәләтсез гражданнарга яшәү өчен акча буларак та бирәләр.

Аерым категориядәге гражданнар берьюлы дәүләт пенсиясен дә һәм башка төр пенсия дә алырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100