Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләт хезмәткәрләре, депутатларның акчасын хәрби операциягә тотып калырга тәкъдим ителде

news_top_970_100
Дәүләт хезмәткәрләре, депутатларның акчасын хәрби операциягә тотып калырга тәкъдим ителде
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова («Гадел Россия – хакыйкать өчен» партиясеннән) РФ премьер-министры Михаил Мишустинга дәүләт хезмәткәрләре, депутатлар һәм дәүләт корпорацияләре җитәкчеләре өчен аларның кеременең 2 процентын махсус операция ихтыяҗларына күчерү өчен хәйрия подпискасы кертергә тәкъдим итте. Мишустин исеменә хат ТАСС карамагында бар, дип яза агентлык.

«Җиңүгә өлеш кертү» дигән ирекле хәйрия подпискасы булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим ителә. Аның кысаларында Дәүләт Думасы депутатларының, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге депутатларның, җитәкчеләр категориясенә кертелгән вазыйфаларны биләүче дәүләт хезмәткәрләренең, шулай ук федераль бюджет учреждениеләре һәм дәүләт корпорацияләре җитәкчеләренең айлык кеременең 2 проценты «Ватанны саклаучылар» фондына күчереләчәк», – дип язган Лантратова.

Ул аңлатканча, Россиядә Новороссия халкын азат итү, Россия Федерациясенең киләчәге өчен көрәшкә үз өлешләрен кертергә теләүче кешеләр күп. Бу очракта Россия дәүләт хезмәткәрләре патриотик хәрәкәтнең авангардында булырга тиеш. Элегрәк Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә дәүләт хезмәткәрләренең үз керемнәренең бер өлешен махсус хәрби операциядә катнашучыларның ихтыяҗларын тәэмин итүгә бирүләре турында берничә тапкыр хәбәр ителгән иде», – дип өстәде ул.

Моннан тыш, Лантратова гаиләләрендә җан башына туры килгән уртача керем өч яшәү минимумы күләменнән артык булган дәүләт хезмәткәрләренә «Җиңүгә өлеш кертү» хәйрия подпискасында катнашырга тәкъдим итте.

РФ Президенты Владимир Путин, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен, апрель аенда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондын булдыру турында указ имзалады. Аның филиаллары илнең барлык төбәкләрендә ачылды. Фондның төп максаты – махсус хәрби операция ветераннарына шәхси социаль ярдәм күрсәтү, медицина һәм социаль реабилитация, дарулар белән тәэмин итү, психологик ярдәм, техник реабилитация чаралары һәм шифаханә-курортларда дәвалауны үз эченә алган барлык тиешле ярдәм чараларын алуда ярдәм итү. Фонд шулай ук ветераннарны укытуда һәм эшкә урнаштыруда ярдәм итү белән шөгыльләнә. Анда социаль координаторлар да эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100