Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләт Советына сайлау бюллетеньнәре районнарга җибәрелә башлады

news_top_970_100
Дәүләт Советына сайлау бюллетеньнәре районнарга җибәрелә башлады
«Махсус элемтә» хезмәткәрләре бюллетеньнәрне 1 сентябрьгә кадәр республиканың муниципаль районнарына илтәчәк.
Фото: Михаил Захаров / "Татар-информ"

Татарстан парламентына сайлауларда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр бүген территориаль сайлау комиссияләренә җибәрелә башлады. «Идел-Пресс» Полиграфия-нәшрият комплексында республикадагы сайлаучылары санына туры килгән күләмдә, республика сайлау округы буенча тавыш бирү һәм бер мандатлы сайлау округларында кандидатлар өчен тавыш бирү өчен бюллетеньнәрнең 2 тиражы әзерләнде. «Махсус элемтә» хезмәткәрләре бюллетеньнәрне 1 сентябрьгә кадәр республиканың муниципаль районнарына илтәчәк.

«Һәр бюллетень сайлау комиссиясенең 2 әгъзасының имзасы һәм мөһер белән расланган булачак».

Фото: Михаил Захаров / "Татар-информ"

«Бер бюллетень ачык яшел төстәге саклау рәсеме булган кәгазьдә бастырылды – ул республика сайлау округы буенча тавыш бирү өчен, ә икенчесе – ачык алсу төстәге саклау челтәре булган кәгазьдәгесе – бер мандатлы округларда тавыш бирү өчен кулланыла. Моннан тыш, һәр бюллетень сайлау комиссиясенең 2 әгъзасының имзасы һәм мөһер белән расланган булачак», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«9 көн дәвамында без тәүлек әйләнәсе эшләдек. Бюллетеньнәр ясау өчен без махсус кәгазь һәм буяу, махсус технологияләр кулландык. Болар барысы да чит-ят тыкшынуларны булдырмас өчен эшләнелә. Бастыру һәм кисү барышында бракка чыгарылган бюллетеньнәр дә булды – болар бик аз санда, 1 проценттан кимрәк. Алар юкка чыгарыла, макулатурага турала. Шуннан соң имза һәм мөһер сугылган махсус акт төзелә...» – дип сөйләде «Идел-Пресс» генераль директоры Әнәс Әскәров.

8 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда яшәүче 3 миллион кеше яңа сигезенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашу хокукына ия. Сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100