Дәүләт Советы депутаты - Украинада: «Армиядә хезмәт итмәдем, ләкин читтә дә кала алмыйм»
Махсус хәрби операция зонасына Татарстаннан 13 депутат чакырылган.
Үз теләге белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев тә фронтка киткән. Аның ни өчен шундый карарга килүе турында «Татар-информ» корреспонденты Елена Сәлахова язмасы.
«Анда һәркем ярдәмгә мохтаҗ»
Үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китү карарының уйлап һәм төптән исәпләп эшләнгән адым икәнлеген сөйләде Эдуард Шәрәфиев. Аңа армиядә хезмәт итәргә туры килмәгән, әмма илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, үзенең читтә кала алмаячагын аңлаган.
«Гуманитар миссия белән мин 6 мәртәбә Россиянең дүрт яңа субъектына да чыктым, шул исәптән, шефлыкка алынган Лисичанск шәһәренә дә. Анда кешеләрнең нинди шартларда яшәгәннәрен күргәч, гуманитар ярдәм оештыручы буларак кына түгел, махсус операциядә доброволец буларак та катнашуым бик тә кирәк икәнлеген аңладым. Үзебезнең егетләр белән, җилкәгә җилкә терәп, фашизмга каршы сугышачакмын», – дип сөйләде Эдуард Шәрәфиев агентлык корреспондентына.
Бу елның май аеннан башлап, Эдуард Шәрәфиев Донбасска гуманитар миссияләр оештырган. Республика ярдәмен җирле халыкка да, «Алга» һәм «Тимер» исемендәге батальонда үз теләге белән хезмәт итүчеләргә дә илткәннәр. Ярдәм бүген кемгә күбрәк кирәк – хәрбиләргәме, әллә тыныч халыккамы икәнлеген, Шәрәфиев сүзләренә караганда, әйтеп булмый икән.
«Анда һәркем ярдәмгә мохтаҗ. Махсус хәрби операция башланганчы, Лисичанск шәһәрендә 100 мең кеше яшәгән. Хәзер анда халык 30 меңне тәшкил итә. Анда газ да, су да, җылылык та юк. Өйгә кайткач, Донбасска гуманитар миссияне дәвам итәчәкмен», — ди Шәрәфиев.
«Монда үз теләге белән килгән егетләребезнең чиреге — татарстанлылар»
ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев фронтка ныклап әзерләнгән: киңәшләре белән булачак солдатлар да, кайнар нокталарда инде булып кайтырга өлгергәннәр дә ярдәм иткән. Бүген депутат инде Татарстанда түгел, сугышчан әзерлек бара торган хәрби частьтә ату буенча күнекмәләр ала һәм хәрби техниканы өйрәнә.
«Әзерлек тулаем килеш тәҗрибәле инструкторлар белән үтә. Тик дуслар ярдәменнән башка да булмый. Минем белән бергә хезмә итүчеләрнең күбесе – кайнар нокталарда хезмәт иткән һәм сугыш тәҗрибәсе белән уртаклаша алучы кешеләр», — дип билгеләп үтте Эдуард.
Кыенлыкларны, куркуны җиңәргә һәм сугыш гыйлемен үзләштерергә Эдуардка Татарстан егетләре ярдәм итә.
«Янәшәңдә якташлар булу бик нык ярдәм итә. Сугышчан рухны күтәрә. Якташлар һәрвакыт ярдәмгә җилкәсен куя. Ә монда, хәзер мин булган җирдә, үз теләге белән хезмәт итүчеләрнең чиреге – Татарстан егетләре», — дип сөйләде депутат.
Эдуардның махсус операция зонасыннан кайтуын гаиләсе: хатыны һәм 4 баласы көтә. Балаларының иң кечесенә 10 яшь. Фронтка доброволец булып китү карарын гаиләсе кабул иткән, ләкин, әлбәттә, борчылалар икән.
«Әлбәттә, хатыным борчыла. Әмма, тулаем алганда, гаиләм минем карарымны хуплады. Бар да әйбәт булыр, дип ышанам», — дип сөйләде ТР Дәүләт Советы депутаты.
«Сугыш хәрәкәте барган зонага китүче депутатларга –
хөрмәт һәм мактау»
Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле, халык сайлап куйган кешеләргә дә кагыламы ул, юкмы икәнлеге хакындагы сорау күпләрне борчый. Социаль челтәрләрдә, әледән-әле, депутатларның үзләренә алгы сызыкка китәргә яки улларын шунда җибәрергә чакыру-өндәүләр күренә.
Депутатлар фронтка чакырылуга «кагылгысыз», дигән гомуми фикергә карамастан, өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле Татарстаннан 13 депутат чакырылган. Аларның икесе үз теләкләре белән алгы сызыкка киткән. Чакырылганнар арасында «Бердәм Россия», «Гадел Россия», ЛДПР партияләре депутатлары һәм үз-үзләрен тәкъдим итүче депутатлар. Эдуард Шәрәфиев – ундүртенчесе.
Депутат вазифасында килеш фронтка китүче кешеләр – иң югары мактауга лаек, дип саный ФСБның отставкадагы генерал-майоры Александр Михайлов. Аларның бу адымы башка сәясәтчеләр өчен үрнәк булып тора һәм сугышчан рухларын күтәрә ала.
«Күпләр депутат мандаты артына яшеренә һәм, бернинди көч һәм байлык түкми генә, безнең хәрбиләрне яклау буенча бик каты эш башкарган булып кыланып маташа. Алгы сызыкка китүне мин абсолют дөрес карар дип саныйм. Чын ир-ат аны үзенең статусы һәм җәмгыятьтәге урынына бәйсез рәвештә кабул итәргә тиеш. Хәрби хәрәкәт барган зонага баручы егетләргә – мактау һәм хөрмәт», – дип үз фикере белән уртаклашты Михайлов.
Депутатлар – алар җәмгыятьнең шундый кешеләре: ватанпәрвәрлек хисен иң элек үзләрендә йөртәләр һәм аны башкаларга да сеңдерәләр, дип ышана ФСБның отставкадагы генерал-майоры.
«Җәмгыять үз депутатларына, ягъни үзе сайлап куйган кешеләргә карап тәэсирләнә. Ә бу кешеләр, кычкырып йөрмичә дә, чын патриот икәнлекләрен үз мисалларында күрсәтәләр. Алар акча яки дан-шөһрәт теләгәнгә түгел, ә бәлки үз потенциалларын Россия бәхете һәм бик мөһим проблемаларны чишәр өчен кирәк, дип санаганга күрә депутат булып киткәннәр», — дип саный Александр Михайлов.
«Кайбер депутатлар сәламәтлеге аркасында махсус операциягә
бара алмый, әмма алар монда файдалы була ала»
Шул ук вакытта, халык сайлаган вәкилләрдән, мисал өчен, сәламәтлеге аркасында, чынлап та хезмәткә бара алмаучылар турында да онытырга ярамый, дип аерым билгеләп үтә ФСБның отставкадагы генерал-майоры Александр Михайлов.
«Андый депутатлардан фронтта, әлбәттә, бер файда юк. Алар үз бурычларын монда – мохтаҗларга ярдәм итеп үти алалар. Алга таба фронттан егетләр кайта башлаячагын аңларга кирәк. Аларның күбесе яралы булыр, кемнәрдер гарип булып калыр. Аларның социализациясе бу депутатларның игътибар зонасында булырга тиеш», — дип саный Александр Михайлов.
Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә яки Донбасс халкына һәм сугышчыларга ярдәм итәр өчен, хәзер күп кенә депутатлар төрле фонд һәм иҗтимагый хәрәкәтләр оештыралар. Моның белән дә җәмгыятькә зур файда китерәләр. Үзләрен сайлап куйган кешеләрне яклар өчен, аларның күбесенә якын арада административ ресурс һәм сәяси ихтыяр көче кирәк булачак.