news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырмаучылар эшче һөнәрен бушлай үзләштерә алачак

news_top
Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырмаучылар эшче һөнәрен бушлай үзләштерә алачак
Фото: © «Татар-информ»

Дәүләт Думасы пленар утырышта икенче һәм өченче укылышларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә кагылышлы закон проектын кабул итте. Яңа закон буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырмаган IX сыйныф укучылары эшче һөнәрен бушлай үзләштерә алачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәзерге вакытта башлангыч һөнәри белем аерым дәрәҗә буларак бетерелде, әмма һөнәри белем бирү системасы калды, аның нигезендә эшче яки хезмәткәр һөнәре турында таныклык алырга мөмкин. Мондый белемне инде хәзер үк мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә алып була, ә иң мөһиме – ул бушлай. Законда бу механизмны 9 нчы сыйныфтан соң дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырмаган яки нәтиҗәләре канәгатьләнерлек булмаганнарга кулланырга тәкъдим ителә.

Төбәк хакимиятләре мондый укучыларга, уку чыгымнарын каплап яки өстәмә шартлар тәкдим итеп, дәүләт ярдәме күрсәтә алачак. Укытылачак һөнәрләр һәм оешмалар исемлеген төбәкләр хакимияте билгеләячәк.

Программа тәмамлангач, укучы белем турында аттестат кына түгел, ә квалификация турында документ – һөнәр турында таныклык та алырга мөмкин, бу – аңа эшкә урнашырга реаль мөмкинлек бирәчәк.

Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор, проект нигезендә, һөнәри белем алган укучылар нинди мәктәп предметларын тапшырырга тиешлеген раслаячак.

Законның төп максаты – мәгариф системасыннан «төшеп калган» яшүсмерләр санын киметү, аларга һөнәр алырга, туган төбәгендә калырга һәм хезмәт эшчәнлеген тизрәк башларга мөмкинлек бирү. Закон эшче белгечлекләрендәге кадрлар кытлыгын хәл итүгә, яшьләргә ярдәм итүгә һәм демографик вазгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар