Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләт Думасында Украинадагы махсус хәрби операциянең статусын үзгәртергә тәкъдим иттеләр

news_top_970_100
Дәүләт Думасында Украинадагы махсус хәрби операциянең статусын үзгәртергә тәкъдим иттеләр
"Татар-информ" архивы

Кырым төбәгеннән Дәүләт Думасы депутаты Михаил Шеремет, АКШ һәм Германиянең Украинага танклар бирү карары белән бәйле рәвештә, Россиянең Украинадагы махсус операциясе статусын үзгәртергә тәкъдим итте. Бу хакта russian.rt.com сайты яза. 

Депутат сүзләренчә, НАТО, Украина халкын сугыш тегермәненә ыргытып, «Украина буенча ставкаларны күтәрә» дип белдерде.

«Безнең ил каршында торган яңа таләпләрне исәпкә алып, Украинадагы махсус хәрби операциянең статусын үзгәртү мәсьәләсен карарга кирәк, дип саныйм. Бу вакыйгалар гадәти хәрби конфликт кысаларыннан чыкты инде», – диде Михаил Шеремет.

Депутат сүзләренчә, хәрби операциянең статусын үзгәртү Россия икътисадын «хәрби рельсларга» күчерергә һәм күбрәк ресурслар мобилизацияләргә ярдәм итәр иде.

Шул ук вакытта, Михаил Шеремет хәрби операцияне нинди статуска үзгәртергә кирәклегенә ачыклык кертмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100