news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дәүләт Думасында ЕГЭдан баш тартырга чакыралар

news_top

Путин еллык юлламасында «вузларда традицион укыту системасына» кайтырга чакырды. «Болонская система»га кергәннән соң, Россия вузлары чит илләрдәгечә – бакалавриат һәм магистратура системасы буенча укыта. Шул сәбәпле, ЕГЭдан да баш тартырга кирәк, ди «Бердәм Россия» депутаты Бийсултан Хамзаев.

«Безнең балаларны югары уку йортларына әзерләгәндә наданга әйләндерә торган тесттан – бердәм дәүләт имтиханнарыннан баш тартырга чакырам», – дигән депутат.

Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитет рәисе Наталия Косихина, бердәм дәүләт имтиханын тиз генә юкка чыгарырга ярамый, дигән, дип яза РИА Новости.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар