Дәүләт Думасына сайлауларның беренче нәтиҗәләре 21:00 сәгатьтән соң билгеле булачак
Россия Дәүләт Думасына сайлауларның беренче нәтиҗәләре бүген, 20 сентябрьдә, 21:00 сәгатьтән соң билгеле булачак. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Николай Булаев әйтте, дип яза ТАСС агентлыгы.
«Думага сайлауларның беренче нәтиҗәләре барлык сайлау участокларында тавыш бирү төгәлләнгәч билгеле булачак. Калининград өлкәсендә участоклар Мәскәү вакыты белән 21:00 сәгатьтә ябыла», – диде Николай Булаев.
Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм аңа бәйле кампанияләр 18 сентябрьдә башланды. Ил буенча барлыгы 20,7 мең депутат мандатын һәм сайланулы вазифаларны алмаштыру күздә тотыла.
Аерым алганда, Татарстанда бер үк вакытта 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм өстәмә муниципаль сайлаулар уздырыла.
Бөтен республика буенча сайлау участоклары 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.